Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баш тартучыга штраф салына

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8нче маддәсе белән, кулланучылар хокукларын бозган өчен, административ җаваплылык каралган.

2020 елның 18 мартында Федераль закон белән Кодекс яңа сос тавта тулыландырылды. Аның буенча кулланучыга, яше яисә сәламәтлеге аркасында товар сатудан (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) баш тарткан өчен җаваплылык каралган. Мондый хокук бозган вазыйфаи затларга - утыз меңнән илле мең сумга, юридик затларга өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

– Әлеге үзгәрешләр кертү инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм башка социаль яктан авыр булган затларга транспорт инфраструктурасы объектларына һәм хезмәтләренә керү, кулланучыларга хезмәт күрсәтү, ял итү өлкәсендә сәламәтлек бозылу, тормыш эшчәнлеген чикләү һәм башка шундый баш тарту очрак лары ешаюга бәйле, – дип аңлата Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев.

Бу үзгәрешләр агымдагы елның 29 мартыннан үз көченә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев