Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баш мөхәррир сүзе

Хөрмәтле яңа һәм дә инде күптәнге тугры дусларыбыз!

2021 елның икенче яртысыннан өегезгә «Яшел Үзән»не яздырып укый башладыгыз. Газетаны өйгә яздырып уку ул – аны яшәтү, үзең дә милләт, райондашлар, якташлар белән бер сулышта булу дигән сүз. Моның өчен мең рәхмәт сезгә! Ышанычыгызны акларбыз, дип уйлыйм.

Безнең «Яшел Үзән»ебезне күп еллар буе алган подписчикларыбызга аерым рәхмәт! Озак еллардан бирле шатлык-сөенечләрегезне, кайгы-көенечләрегезне, борчуларыгызны уртаклашып, безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, газета да 26 елдан бирле дөнья күрә алмас иде. Шуңа да хөрмәт итәбез, яратабыз үзегезне.

Сезнең белән газетага язылу кампаниясе планын үтәдек, яңа дипломнар алдык, яңа үрләр яуладык. Уңыш ларыбыз дәвамлы булсын!

Газета битләрендә нинди теманы яктырткан язмаларны күрәсегез, нәрсә турында укыйсыгыз килә, хат белән язып салыгыз, шалтыратыгыз, килеп чыгыгыз! Газета укучылар проблемаларын хәл итәргә алына, район җитәкчелеге дә газета аша килгән мөрәҗәгатьләргә аеруча игътибарлы. Район башлыгы Михаил Афанасьев газета тормышы, укучылар мөрәҗәгатен хәл иткәндә туган хәлләр белән даими танышып тора.

Рәхмәтләремне, әлбәттә, ел саен газетабызга булышлык күрсәткән иганәчеләргә: районыбыз ның башлыгы, шәһәр мэры Михаил Павлович Афанасьевка, ТР Дәүләт Советы депутаты буларак район сулышын тоеп яшәүче Ренат Искәндәр улы Мистаховка, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновка, «А.М. Горький исемендәге завод»ның генераль директоры Александр Филипповка, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»ның җитәкчесе Әүфәр Галиевка, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьевага, шул исәптән һәр яртыеллыкта безнең газетабызга ярдәм кулы сузучы Әлфия Бәхтияровага, эшмәкәр якташыбыз Әнвәр Миңнуллинга, игелекле гамәлләре белән билгеле «Майский» хуҗасы Илшат Ганиевкә, Күгәй авылында туып үскән эшмәкәр Рафил Җәләлиевкә белдерәм. Изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!

Иң тугры дусларыбыз, әлбәттә, авыл башлыклары. Газета аларны «төрттерә», «чеметә», ә алар барыбер безнең белән кала. Кайвакыт мактап та куябыз, әлбәттә, мактарлык булгач соң инде! Рәхмәт сезгә, җитәкчеләр. Эшегез бер дә җиңел түгел, әмма көннең, төннең нинди вакыты булуга карамастан, сорауларыбызга җавап бирәсез, булышасыз.
Беребез өчен беребез кирәк, безгә шулай җиңелрәк, тормышлары ничек кенә авыр булмасын!

Сезнең Илсөя Завилейская, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе – «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире

 

P.S: Өч йорт рәттән яшибез: бер якта әтиемнең әтисе белән әнисе, икенче якта әтинең апасы ире белән, уртада безнең әти-әниләр йорты. Өч йортта да «Яшел Үзән» газетасын көтеп алабыз. Фәрит бабай гәҗитне китереп бирүгә каршы алып, күзлексез укый башлый. Безнең бабай 89 яшьтә! Сезгә зуууур уңышлар телибез! шәп яңалыклар һәм мәгълүматлар өчен рәхмәт! – дип язган подписчигыбыз Рәзинә Гыйбадуллина. Шундый укучыларыбыз булганда, яшибез әле, иншаАллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев