Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бариев: Конституциягә төзәтмәләр рухи принципларны һәм үсештәге өстенлекләрне беркетәчәк

Төп законга мөһим төзәтмәләр арасында депутат илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын яклауны билгеләде.

Ватанпәрвәрлеккә, суверенитетны саклауга һәм сугыштан башка яшәргә хокукка кагылышлы Конституциягә төзәтмәләрнең актуальлеге, дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Марат Бариев.

"Суверенитетны, территориаль бөтенлекне яклау һәм патриотизм тәрбияләү - бу Россия гражданнары өчен бик мөһим һәм кирәкле әйберләр. Бу Конституциядә чагылыш табачак, безнең рухи принципларны һәм җәмгыять үсешендә өстенлекләрне ныгытачак", - дип билгеләп үтте депутат.

Моннан тыш, илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын яңартылган Конституциядә беркетү территорияне читләштерү турындагы сорауларга карата күп кенә проблемаларны хәл итәчәк, дип өстәде Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев