Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылган

Республика үзебездә җитештерелгән продуктлар хисабына халыкны тулы күләмдә азык-төлек белән тәэмин итә ала.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы нигезендә Татарстанның бүлү үзәкләрендә азык-төлек продуктлары запасы булдырылган, ул ким дигәндә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада төзелгән продукция запасы «сатып алучылар ихтыяҗларына туры китереп даими тулылана», дип билгелиләр ведомствода.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ситуациягә аңлатма биреп: «Хәзерге вакытта без республика халкын үзебездә җитештерелгән азык-төлекнең төп төрләре белән тулы күләмдә тәэмин итәбез».

Элегрәк Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып ажиотажга бирелмәскә, ә продукция сатучыларны - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бәяләрне күтәрмәскә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту буенча оператив штаб булдырылды, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча УФАС керә. РФ президенты Владимир Путин россиялеләргә Covid-19 яңа тибындагы коронавируска бәйле куркынычлар аркасында күп микъдарда азык-төлекне сатып алмаска киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев