Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бар нәрсәдән бөек, көчле була – Ана мәхәббәте

Җиһанга яз сулышын өргәндә, яшәү дәртен уятып кояш нурлары уйнаганда, кошлар да башкача сайрый башлаган мизгелләрдә һәм алда матур бәйрәм – 8 март халыкара хатын-кызлар көне торганда, газетабызда гүзәл зат – «Ана даны» медаленә лаек булган әни турында язмау мөмкин түгел.

Дүрт егет, бер кызны дөньяга тудырып, аларга лаеклы тәрбия бирүче Ләйсән һәм Леонид Беловлар гаиләсе Яшел Үзәндә яши. «Безнең алай күп бала табып үстерәчәкбез дигән максатыбыз юк иде. Кыз көтә-көтә шулай килеп чыкты инде. Теләгебезгә ирештек, Аллаһка шөкер. Малайлар үзләре дә бик көттеләр сеңелләрен. Әле хәзер дә тагын бер бала алып кайтыйк диләр», – ди Ләйсән, уенын-чынын бергә кушып.

Дус-тату, туганнар бер йодрык булып яшәгән гаиләдә берәү дә артык булмыйдыр ул. Беловлар балаларын кечкенәдән спортка тартып, фикерләүне, белемне арттыра торган өстәл уеннарына җәлеп итеп үстерәләр. Бишесе дә шахмат ярата, 20 яшьлек олы уллары Тимурдан кала (ул гимнастика белән) барысы да ушу белән шөгыльләнә, хәтта 4 яшьлек Амалия дә.

– Шахмат – укуда бик тә булыша. Гомумән, балаларга вакытны жәлләмәскә, аларга кечкенә вакыттан ук бирә алганның барысын да сең де рер гә кирәк. Без бик иртә аң һәм физик үсеш юнәлешендә эшли башладык. Балаларга никадәр күп бирәсең – шуның кадәр үк аласың. Бу аларның хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәләрендә бик яхшы күренә, – дип уртаклаша Ләйсән ханым. – Гаи ләбез белән походларга йөрергә яратабыз. Җәйне зарыгып көтеп алалар инде. Палаткалар белән табигатькә – урманга, су буйларына чыгабыз. Россия буенча үз машинабызда сәяхәт итәбез. Әтиебез Лео нид руль артында ерак юлларда йөрергә ярата. Менә әле генә Мәскәүдән «Ушуның мәскәү йолдызлары» халыкара турнирдан кайттык. Икенче улыбыз Артем (13 яшь) ушу буенча Европа һәм Россия чемпионы, Артур (11 яшь) да калышмый, абыйсы үрнәгендә җиңүләр яулый. Балаларыбыз – безнең горурлыгыбыз!

Беловларның уңышлары спорт өлкәсендә генә түгел. Ләйсән белән Лео нид балаларының белем алуы на да зур игътибар би рә. Тимур, лицей ачылганнан бирле урта белемне Иннополиста алган, хәзер дә укуын әлеге замана шәһәрендәге университетта түләүсез дәвам итә. Артем да Иннополиста. Артур Казандагы 7нче номерлы сәләтле балалар лицеенда (элеккеге төрек) торып укый. Әмма әтисе Казанда эшләгәнлектән, теләгәндә кайта.
6 яшьлек Ратмир белән 4 яшьлек Амалия Яшел Үзәннең «Незабудка» балалар бакчасына йөри.

(Язманы тулысынча газетабызның 15нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев