Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бар итүче

Бервакыт Аллаһның барлыгын танымау чы адәм зи рәк Аксакал янына килгән һәм үзенең Илаһи көчкә ышанмавы турында сөйли башлаган. Ул галәмне бар итүче ниндидер көчкә һич кенә дә ышана алмый.

Берничә көннән соң карт әлеге бәндә янына үзе бара һәм бик тә матур рәсем сурәтләнгән тукыма алып килә. Атеист бик гаҗәпләнә, чөнки аның моңа кадәр шундый камиллекне күргәне булмый.
– Нинди искиткеч иҗат! Әйтегезче, моны кем ясады? Авторы кем?
– Ничек инде кем? Беркем дә түгел. Тукыма өстәлдә ята иде, ә аның өстендә буяулар куелган киштә бар. Алар ялгыш авып китте дә, түгелде һәм менә сиңа нәтиҗә...
– Нигә шулай шаяртырга? – дип көлә атеист. – Моның булуы мөмкин түгел! Искиткеч матур хезмәт, төгәл сызымнар, буяу һәм төсләр тәңгәллеге... шаккатарлык! Бу күркәмлек артында тирән фикер сизелә. Мондый эштә автордан башка мөмкин түгел!
Шунда Аксакал елмаеп:
– Син, ясаучының алдан уйламыйча мондый кечкенә генә рәсемнең дә кинәт барлыкка килүенә ышана алмыйсың. Ә мине, безнең урманлы-таулы, дәрьялы һәм үзәнле, алышынып торучы ел фасыллары белән, могҗизага тиң кояш баешлары һәм тын айлы төннәре булган гаҗәеп гүзәл дөньябызның юктан кинәт кенә, булдыручы Илаһи көч теләгеннән башка гына барлыкка килүенә ышандырмакчы буласыңмы? – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев