Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Банктан шалтыратучы мошенникмы-юкмы, ничек ачыкларга?

Хәзерге онлайн мошенниклар коронавирустан ким түгел.

Аларны берничек тә юкка чыгарып булмый. Хокук сакчылары көрәшә, әлбәттә, әмма төп корал кешеләрнең үз кулында.
Аларны ачыклау бик авыр, чөнки ялганчылар бөтен заман мөмкинлекләрен, ягъни мобиль телефоннарны, Интернет һәм социаль челтәрне, сайтларны үз максатларында кулланып эш итә. Телефоннары да аларның бер көнлек, ягъни корбанын эләктергәнче генә була. Кемдер хезмәт хакы өчен йортлар төзегәндә, җир асларында эшләгәндә, көннәр-айлар буе эш дип, тир түккәндә, болар компьютер артында утырып кына «җиңел» акча таба. Тик менә тормышның үзенә күрә бумеранг булуын гына алар әлегә аңлап ук җиткерми. Бүген син – аны, иртәгә ул – сине. Дөнья бит ул!

Мошенниклар турында тагын сүз катуым юкка түгел. Алар һәрберебезне капкынга эләктерергә планлаштыра. Алардан кул юып кына котылып булмый. Барысы да, гадәттә, «банк хезмәткәре», йә булмаса – «банкның иминлек хезмәте». Аларның тавышы «куелган», «картадан санкцияләнмәгән акча алынуын» яисә «шикле акча күчерелүне» хәбәр итә. Телефон номеры да, гадәттә, Мәскәүдән һәм банкныкы кебек була. Ышанмас җиреңнән ышанырлык инде. Берсендә, «картамда бер тиен акчам да юк, шалтыратмагыз!», –дигәч, шалтыратучы егетебезнең тавышы секунд эчендә күкле-яшеллегә үзгәреп, мине теге өч хәрефкә үк җибәрде. Егет сүгенгән мәлдә, артта көлгән хатын-кыз тавышы яңгырап торды. Менә ничек, эше барып чыкмагач, шалтыраткан мошенникка аты-юлы белән сүгенергә генә калды, хәтта тыелып та кала алмады. Уйлап карагыз, ни өчен банк хезмәткәре миңа шалтыратырга тиеш әле, хәтта санкцияләнмәгән акча алыну куркынычы янаса да. Шундый куркыныч бар икән, банкка мин үзем дә шалтырата алам, ләбаса. Һәр картада да банкның кайнар линия телефоны язылган. Һәм бу – иң ышанычлысы. Бер кат кискәнче, җиде тапкыр үлчә.

Узган атнада Яшел Үзән районында, мин язганча, ялган банк хезмәткәре дип шалтыратучылардан кешеләр карталарыннан барлыгы 180 мең сумга якын акчасын алдырган. Социаль челтәр аша да кешеләрне алдавы бик җиңел. Күптән түгел, мәсәлән, 39 яшьлек ир электрон полис сатып алам дип, 5745 сумыннан колак каккан. 35 яшьлек яшел үзәнле билгесез заттан сайт ясатмакчы булып, 6 мең сумга алданган. Кыскасы, андый ялган игъланнар аша алданучылар күп. Шуңа күрә, киңәш шул: ышанычлы һәм тикшерелгән сайтлар аша гына эш итегез, ялганмы, ялган түгелме, банктанмы-юкмы, беркемгә дә картагызны ачып салмагыз. Шәхси мәгълүматлар акчадан да кадерлерәк бу дөньяда. Билгесез затлар белән элемтәгә керүдән, коронавирустан курыккан кебек сакланыгыз. Шулай булганда, сезгә җил-яңгыр тимәс, карталардагы акчаларыгыз да аяк ланмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев