Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Банк кредиты бурычын каплау өчен тотып калына аламы?

– Хезмәткәрнең йөклелек һәм бала табу буенча пособиесе, башкару кәгазе (исполнительный лист) нигезендә, аның банк кредиты бурычын каплау өчен тотып калына аламы?

Башкару производствосы рамкаларында, андый түләттерү йөклелек һәм бала табу пособиесенә кагыла алмый.
Бурычлыга хезмәт хакы яки башка даими түләүләр бирүче затлар, суд приставы башкаручысы йә булмаса бурычны кайтаруны таләп итүчедән башкару кәгазе (исполнительный лист) алган көннән,   бурычлының хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән шул документ таләпләре буенча акча басып калып күчерергә тиеш­ләр. (02.10.2007 ФЗ-№229, 98нче маддә, 3 бүлек).
Шул ук законның 101нче маддәсендә нинди керемнәрдән бурыч хисабына акча тотып калырга ярамаганлыгы да күрсәтелә. Андый керемнәргә мәҗбүри социаль иминият, (монда картлык буенча пенсия акчасы керми) инвалидлык буенча пенсия һәм вакытлыча хезмәткә яраксыз (больничный) булган очрактагы түләүләр керә. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие вакытлыча хезмәткә яраксызлыкныкы кебек үк иминиятләштерелгән затка медицина оешмасы биргән больничный кәгазе нигезендә түләнә. Әмма йөклелек һәм бала табу буенча пособие, иминият тәэмин итүнең мөстәкыйль төре булып тора. Бурыч хисабына тотып калырга яраган түләүләр исемлегендә ул юк һәм димәк, аңардан банк кредиты буенча бурыч өчен акча басып калырга ярамый.
Өстәп шуны да әйтик, бурычлыга хезмәт хакы, пенсия, стипендия яки башка төр даими түләүләр бирүче затлар, ул эш урынын алыштырган очракта, бу хакта шунда ук суд пристав-башкаручысына яки бурыч таләп итүчегә хәбәр итәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X