Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бананлы файдалы смузи

Солы ярмасы (овсянка), йогырт, банан -менә шундый гади, кыйммәт булмаган продуктлардан файдалы, тәмле эчемлек ясап эчәргә була.

Мондый кушылма бер минут эчендә эшләнә һәм дөрес туклану тарафдарларына гына түгел, ә вакыт булмаган вакытта тиз генә туклыклы эчемлек теләүчеләргә дә туры киләчәк. Бу коктейль тагын шуның белән дә яхшы, солы туклыклы үзлекләргә ия, ә банан шикәр урынына баллыландыру өчен кулланыла. 
Ингредиентлар: 
1 банан (кабыгын салдырган килеш 100 гр); 
40 гр солы; 
300 мл натураль йогурт; 
туңдырылган кара карлыган, кура җиләге. 
Әзерләү: 
1. Бананны зур булмаган кисәкләргә кисеп, йогурт һәм җиләкләр белән бергә блендер ярдәмендә вакларга. 
2. Солы ярмасын катнашмага салырга һәм 10 минут торырга. 
3. Стаканнарга салырга һәм телемле банан белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев