Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балыкчыларны авыру дими, кем дисең?

Елгаларда бозның яхшылап катуын да көтеп тормый, тормышларын куркыныч астына куеп,  берничә  балык өчен дәфтәр бите калынлыгы боз өстенә чыгалар.

Менә шулай  кышның беренче көнендә үк Раифа  ирләр монастыре күлендә 59 яшьлек  балыкчы батып үлгән.

Шушы вакыйгадан соң ГИМСның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре рейдка чыгып,  боз өстенә чыккан 17 балыкчыга  штраф салган. Балык тотарга  яки шуарга теләп юка бозга кергән 135 кеше белән әңгәмә уздырганнар.

Исегезгә төшерәбез: юка бозга кергән өчен 1500дән алып 2000 сумга кадәр штраф каралган.

- Бозның калынлыгы  7 сантиметр булганчы тирә-яктагы сулыкларда көн саен тикшерү үткәреп торачакбыз, -  ди ГИМСның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе  Сергей Евсеев.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: За выход на лёд толщиной менее 7 см предусмотрен административный штраф в озере у Раифского монастыря утонул рыбак

2
X