Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балык тотарга чыктыңмы, сак бул!

Кыш көне балык тотуны яратучылар өчен күперләр, плотиналар һәм елгаларның текә борылышлары янындагы сулыклар аеруча куркыныч.

Быелгы сезонда балыкчылык өчен популяр булган урыннарны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тәүлек буе эшли торган 10 коткару посты контрольдә тотачак. Бу хакта «Татар Информ» мәгьлүмат агентлыгы хәбәр итә. Кышын балык тоту өчен куркыныч урыннар турында сөйләгәндә, ТР ның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов плотиналар янындагы сулыкларга аерым игътибар итте. 
«Бу Түбән Кама ГЭСы - Яр Чаллы янындагы плотина. Анда балыкчылык кагыйдәләре буенча балык тоту, гомумән, тыелган. Боз астына китүегез бар», - дип билгеләде ТР ГИМС башлыгы. 
Моннан тыш, Венедиктов ерганаклар бик куркыныч, дип билгеләп үтте. Мисал өчен, алар Казанкада Миллениум күпере астындагыларын алыйк. 
«Ерганаклар милли культура үзәге янында, Киров күпере астында барлыкка килә. Алар агымның тараюы һәм аның тизлегенең үсүе аркасында пәйда убал. Гомумән, күперләр астында ерганаклар туңмый, диярлек, һәм бик куркыныч булып тора», - дип аңлатты Юрий Венедиктов. 
Татарстанда быел сулыкларда 65 кеше батып үлгән, 44 кеше коткарылган. Узган ел су 94 кешене корбан иткән. Көзге чорда сулыкларда 16 фаҗигале очрак теркәлгән: 13 кеше батып үлгән (шуларның берсе – кечкенә бала), 4 кеше коткарылган. Әлеге 13 кешенең дүртесе, балык тотканда көймәдән егылып төшеп, су астына киткән. 
Юрий Венедиктов ата-аналарны үз балаларына игътибарлы булырга чакырды. Балаларның сулыклар янында уйнавына ирек бирмәскә кирәк. 
– Боз астына китү генә түгел, салкын суга егылып төшү дә үлемгә сәбәп булып тора. Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә 2 ноябрьдә алты яшьлек сабый суга батып үлде инде, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X