Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балык консервларын куллана беләбезме?

Федераль туклану, Биотехнология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы үзәге табиб-диетологы Татьяна Солнцева сөйләгәнчә, балык консервлары кан тамырлары, нерв һәм иммун системалары өчен файдалы булган D һәм В төркеме витаминнары чыганагы булып тора.

Аларда шулай ук аксым бар. Бигрәк тә. бу планда консервланган тунец аерым игътибарга лаек, ул кеше организмы тарафыннан яхшы үзләштерелә. Әмма түбән калорияле тунецта май һәм файдалы булган Омега-3 майлы кислоталар азрак. Мәсәлән, консервланган сайра, горбуша яки кальмарда алар тунец белән чагыштырганда, 2-10 тапкыр күбрәк. Ә треска бавырын диетолог D һәм Омега витамины күләме буенча чемпион дип атый. Ул шулай ук, 40 яшьтән узган кешеләргә, майлы балык консервлары булган салатларны күбрәк ашарга тәкъдим итә. Әмма чикләүләр дә бар. 
"Томат соусындагы, тәмле өстәмәләр, үсемлек мае кушылган консервлар сатып алырга киңәш итмәс идем. Аларда Омега-3 һәм Омега-6 май кислотасы нисбәте үзгәрергә мөмкин. Омега-3 май кислотасы булган продуктларны күбрәк кулланырга кирәк, ә ул балык һәм диңгез продуктларында бар", ди эксперт. 
Диетологлар тоз күп булу сәбәпле, балык консервларын көндәлек рационда кулланырга киңәш итми. Мәсәлән, консервланган балыкларның бер банкасында тәүлеклек тоз нормасы артып китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев