Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балны ялганыннан аерабыз

Тәме буенча ул азрак авызны бөрештерә торган булырга тиеш. Ялган балның тәме тешләрне камаштырырлык дәрәҗәдә татлы, артык баллы була. Ә чыны әчкелтемрәк.

Теләсә-нинди сыйфатлы продуктның специфик хуш исе бар. Хәтта куерган булса да. Ә шикәр сиропларының исе юк. Шунысын да онытмагыз, хуш исле чәчәкләрдән җыелган бал гына тәмле исле була.

Су салынган стаканга аз гына бал салып болгатабыз да, үтә-күренмәле стаканга бушатабыз. Әгәр дә ят кушылмалар бар икән (он, крахмал, опилка, акбур) ул өскә калкып чыга, йә төпкә утыра.

Балга шикәр комы кушылганны беләсегез киләме? 10 минутка балга ипи кисәге салып торыгыз, йомшарып китсә, сироп кушканнар. Икмәк каты икән, бал сыйфатлы дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев