Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балконны җылыту

Кыш якын, һәм балконнарны җылыту көн кадагында – тиешле эшләрне башкарган очракта балкон яки лоджия фатирыгызның тагын бер җылы, уңайлы почмагына әйләнергә мөмкин. Бүген без балконны җылыту нәрсәдән торуын һәм азрак чыгымнар тотып, йортыгызда тагын бер бүлмә ясау ысулы турында сөйләшербез.

Балконны уңайлы итүдән тыш, аны җылытуның берничә плюсе бар – елның салкын вакытында бинада җылыны саклый, бинаны җылыту өчен чыгымнарны киметә.  Беренче чиратта шунсын искәртергә кирәк, сыйфатсыз  пыяла  булса, балконны җылытуның мәгънәсе дә булмый, чөнки  җылылыкның 70 проценты  нәкъ менә тәрәзә аша чыга.  Шуңа күрә тыштан яки эчтән җылыта башлаганчы җылы «стеклопакет» куюга максималь игътибар  бирергә кирәк.
Балконны җылытуның бәясе, кагыйдә буларак,  берничә фактордан тора. Беренчедән,  материал бәясе. Гадәттә  балкон яки лоджия өчен пенопласт, минераль мамык, пеноплекс яки пенофолдан файдаланалар. Беренче ике материал  шактый  арзан һәм экологик яктан  яхшы дип атап булмый, әгәр балконыгыздан бүлмә ясарга теләсәгез, аны җылыту өчен минераль  мамыкны яки пенопластны  файдалануны киңәш итмибез. Икенчедән, эшнең катлаулыгы. Монда барысы да гади: әгәр җылыткыч материалны  монтажларга гына кирәк булса, бер төрле сумма түлисе. Әгәр  җылыткычны монтажлаудан тыш әзерлек эшләре башкарырга, элеккеге конструкцияләрне алып ташларга, җылыткычтан тыш «стеклопакет» та куярга телисез икән, өстәвенә түбәне дә ямарга кирәк булса,  шактый зур сумма чыгарып  салырга әзер булыгыз. Бинаның планировкасы да  кечкенә роль уйнамый – күп фатирлы йортта  балконны җылыту  стандарт булмаган балконны җылытуга караганда  арзанракка төшә.   
Шулай ук балконны нинди максат белән җылытуга игътибар итегез: әгәр алга таба балконыгыздан бүлмә ясарга теләсәгез, бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк – җылы «стеклопакеттан» һәм җылыткычтан тыш,  идәнне  җылытыр­га һәм балконга җылылык кертергә кирәк булачак. Әгәр инде  балконны җылылыкны саклау максатыннан гына  ремонтларга теләсәгез, тышкы җылыткычны да, эчке җылыткычны да файдаланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: