Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балконда калдырылган җиде айлык сабый туңып үлгән

Бу коточкыч хәл Хабаровск краенда була. Моны төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы lnstagram битендә хәбәр итә.

"Хабаровск краеның бер торак пунктында ата-аналар балконда калдырган 7 айлык сабый туңып үлгән", - диелә хәбәрдә. 
Министрлык фаҗига нечкәлекләрен аныкламый, әмма ата-аналарны үз балаларын, бигрәк тә бәйрәм итү чорында игътибар белән күзәтергә чакыра. Статистика буенча, бу вакытта балаларда имгәнү очраклары 25-30 процентка арта, дип хәбәр итә РИА "Новости". 
Ә төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, коточмалы хәл Яңа ел бәйрәмнәре чорында, 5 гыйнвар иртәсендә Николаевск-на-Амуре шәһәрендә булган. Ана кеше берничә сәгатькә балконда коляскада йоклаучы баласын калдырган. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне шәһәрдә 20 градуслы салкыннар торган, дип хәбәр итә ТАСС. 
Массакүләм мәгьлүмат чаралары раслаганча, туңып үлгән баланың әнисенә карата РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча эш кузгатылган (үтерү). 
newsru.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев