Баланы мәҗбүр итү кирәкме
Тәрбия һәм мәктәп
Алтын яфраклы, мул уңышлы көз фасылы белән бергә, җәй буе сагынып, зарыгып көтеп алган яңа уку елы да башланды. Кемнәрдер мәктәпкә шатлана-шатлана бара, ә кайсыбер балалар кирәк һәм бездә белем алу тиеш булганга гына йөри. Ә менә ныклап укырга теләге булмаганнарны мәҗбүр итү кирәкме икән? Белгечләр түбәндәге киңәшләрне бирә.
Күп кенә балалар өчен мәктәптә уку бертөрле, кызыксыз, ялыктыргыч шөгыльгә әйләнә. Укучылар, бигрәк тә югары сыйныфтагыларда: «Моның миңа нигә кирәге бар соң? Бу фән миңа тормышта нәрсә бирәчәк? Миңа өчле дә ярый, нигә тырышырга?» – кебек сораулар туа. Компьютер артында утыру яки смартфонда социаль челтәрләре бик күпкә кызыклырак бит. Һәм әти-әниләрнең башына иң беренче: «Укырга ничек мәҗбүр итәргә инде бу баланы?» – дигән уй килә.
Монда төп фикер – «мәҗбүр итү». Сүз үзе генә дә күңелсез тойгылар уята, ә инде аны гамәлгә ашырып, баланың берәр яраткан нәрсәсеннән мәхрүм итсәң –тискәре нәтиҗә көт тә тор. Ул карышачак, тавыш күтәрәчәк, эмоцияләргә биреләчәк, елаячак һ.б. Мондый проблема килеп чыкмасын яки булганын хәл итү өчен аның тамырына карарга кирәк.
Баланы укырга мотивацияләгәндә ата-аналар түбәндәге төп ялгышлыкларны ясарга мөмкин:
- Баланың мәктәпкә әзерлеген мораль һәм интеллектуаль якка бүлеп карамау. Ул алты яшендә белеме буенча әзер, ә мораль яктан – юк.
- Беренче сыйныфка кадәр бала белән өйдә генә шөгыльләнү, балалар бакчасына йөрмәү – хата.
- Гаиләдә тотрыклы булмаган эмоциональ атмосфера.
- Йокы һәм активлыкның һ.б. режимы булмау.
- Өйдә һәм иҗтимагый урыннарда баланы үзен тоту кагыйдәләренә өйрәтмәү.
- Дөрес булмаган тәрбия чаралары: физик көч куллану, түбәнсетү, сүгенү сүзләре белән әрләү.
- Балаңны башкалар белән чагыштыру: «Әнә, Гөлия математикадан 5ле алган, ә син нигә 4ле алдың?»
- Ата-ананың балага үзләренә ошаган, үзләрен кызыксындырган нәрсәләрне «тагу». Сезнең бала – шәхес һәм аның башка төрле кызыксынуы булырга мөмкин.
- Баланы уңышсызлыклары өчен әрләү.
Дөрес карашта булганда, балада укуга, актив булырга һәм тормышка шатланырга теләк уяту өчен дөрес сүзләр һәм гамәлләр табарга мөмкин. Мотивациянең төп кагыйдәсе – теләк. Менә шул хис аны үзенә файдага эшләргә этәрергә тиеш. Ә балада теләк әти-әнисе белән уртак тел табылганда, ул алар ягыннан тулаем аңлау һәм үзен яратуларын тойганда туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев