Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баланның шифасы

Үсемлекнең кайрысы һәм җимешләре спазмнардан коткара, нерв системасын тынычландыра.

Кайрысыннан ясалган төнәтмә белән ангина, стоматит, пародонтоз булганда авыз һәм тамак чайкыйлар. Ул 200 мл  кайнатылган суга 3-4 грамм вакланган кайры исәбеннән әзерләнә.

Җимешләрен гипертония авыруы, климактерик невроз, колит, эч кату һәм бронхиттан кулланалар. Балан җимеше бал белән, шулай ук, йөткергәннән, йөрәк һәм бавыр авыруларыннан файдалы. Киптерелгән җимеш төнәтмәсенең тәүлеклек дозасын 3-4 аш кашыгы балан һәм 2 стакан кайнатылган су исәбеннән ясыйлар.  
Яңа җыелган балан согын элек сипкел һәм бетчәдән котылу, тирене агарту өчен кулланганнар.

Алия Гаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X