Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалары дистанцион укуга күчкән ата-аналарга белгечләрдән 8 киңәш

Хәзер өйдә булган һәм дистанцион рәвештә укыячак балаларның ата-аналарына белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итә.

Беренче карашка гына, гаджет төймәсенә басты, һәм синең алдыңда тест яки укытучы – бер авырлыгы да юк кебек тоела. Утыр, тыңла һәм биремне үтә. Чынлыкта, барысы да алай гына җиңел була алмый. Өйдә уку баладан гына түгел, аның барлык якыннарыннан да гаять зур дисциплина таләп итә.

1. Көннең гадәти режимын сакларга тырышыгыз.
2. Әлеге хәлнең һәм аның куркынычлары турында озак фикер алышмагыз. Социаль челтәрләрдән нечкәлекләрне эзләп, вакыт әрәм итмәгез.
3. Бала белән бергә берничә генә дистанцион дәрес булса да үзләштереп карагыз. Балалар инде мәктәпләрдән күрсәтмәләр, кирәкле ресурслар исемлекләрен алдылар. Сез дә resh.edu.ru га керегез.
4. Яңалыклар агымын киметергә тырышыгыз. Яңа хәбәрләр турында белү өчен, бер генә мәгълүмат чыганагы калдырыгыз һәм аңа көненә 1-2 тапкыр күз салыгыз. Ләкин йокларга ятарга ике сәгатьтән дә соңга калмыйча. Бу күңелдәге борчу дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.
5. Балага "мәгълүмати бум"лы социаль челтәрләрдән качарга киңәш итегез. Бер генә мессенджер сайлагыз һәм аралашуны шунда күчерегез. Үзегез дә бу кагыйдәгә ияреп карагыз.
6. Баланың мөстәкыйль активлыгы чорларын алдан кайгыртырга кирәк. Аны һәрвакыт мавыктырырга, күңел ачарга кирәкми.
7. Уртак эшләр өчен вакытны табыгыз. Һич югы өегезгә бергәләшеп “генераль” җыештыру ясагыз!
8. Балага позитив активлык тәкъдим итеп карагыз. Мәсәлән, аны кызыксындырган темага видеоблог алып барырга. Борчылуга каршы иң яхшы даруның ЮМОР булуын онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев