Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларның лаеклы җиңүләре

Яшел Үзән районы яшьләре «Мин һәм Кызыл китап» балалар эшләнмәләре конкурсында җиңүче булды.

Конкурс республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм белем бирү учреждениеләрендә укучылар, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелде.

 
⚡⚡Барлыгы 522 учреждениедән 2170 бала катнашты. Яшел Үзән районыннан 24нче «Васильки» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм Осиново авыл җирлегенең 182нче номерлы Политехник лицей укучылары җиңүче булды. «ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр» номинациясендә 1нче урынны Михаил Лобашов һәм Софья Лесникова алды. 

👏👏«Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар» номинациясендә 2нче урынга Алисә Лобанихина һәм Алсу Бикмуллина лаек булды. Сәләтле балаларыбызны менә дигән нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев