Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны йөртү кагыйдәсен бозган дүрт машина йөртүче тотылган

“Бала – төп пассажир” акциясе кысасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү уздыра.

2020 ел башыннан Яшел Үзән районында балигъ булмаган балалар (пассажирлар) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган 2 юл-транспорт фаҗигасе булган.

2020 елның 20-30 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә «Бала-төп пассажир» профилактик чарасы кысаларында, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе балигъ булмаган пассажирлар йөртүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча чаралар уздыра. Шул уңайдан 22 июльдә Осиново бистәсенең

Молодежная һәм Садовая урамнарында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларга юл куймау максатыннан, юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәргән.

Чара нәтиҗәләре буенча балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 4 очрагы ачыкланган, 2 йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән автомобиль белән идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев