Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны тәрбияләүдә театрның әһәмияте

Мин Яшел Үзән шәһәре 31 номерлы «Чишмә» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Хәзерге заманадагы тормышны планшет, телефон, компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Әти-әниләрнең дә бала белән аралашырга еш кына вакытлары юк һәм буш минутта аның кулына телефон тоттыралар.

Бала уенга кереп китә, шул рәвешле үз виртуаль дөньясында яши башлый. Кеше белән аралашу кытлыгы (дефициты) килеп чыга. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне берләштерүдә, аларны бер-берсе белән аралашырга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә театр эшчәнлегенең әһәмияте зур. Театр балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә, персонажларның уңай һәм тискәре сыйфатларын аңларга, аларның гамәлләрен анализларга булыша, бер-берсе белән аралашырга ярдәм итә. Әкият геройлары балаларга үрнәк булып тора. Эш тәҗрибәмдә төрле алымнар һәм ысуллар кулланам. Шуның берсе – халкыбызның матур сәнгате – театр эшчәнлеге белән балаларны таныштыру, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уяту. Мин алар белән курчак театры оештырам, спектакльләр өйрәнәм. Балалар бик теләп катнашалар. Саф һавага чыккач та, бер-берсенә таныш әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтәләр, әти-әниләре алдында да чыгыш ясарга яраталар. 
Балалар белән тамаша оештырыгыз, күңел ачыгыз, чөнки алар кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне аңларга, тормыштагы каршылык һәм кыенлыкларны табарга өйрәнә, киләчәктәге тормышка әзерләнәләр.

Гүзәл Зәйнуллина, 31нче «Чишмә» балалар бакчасы  тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Арча эгэтэ. Клара апа Арчаны җырлатты, э зеленодолны биэтэ. АФАРИН!