Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны шатландыру – савап эшләрнең берсе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бүген әкият тылсымчысы ролендә булды һәм Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы балаларны сөендерде.

Бүгенге көндә район хастаханәсендә 37 бала дәвалана. Барысы да Дәүләт Думасы депутатыннан баллы бүләкләр алды. Кыш Бабайны, Кар Кызын һәм кунакларны сөендерү өчен кечкенә яшел үзәнлеләр шигырьләр сөйләде һәм призга лаек булды.

Илдар Ирекович барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм Музыкаль театр җитәкчелеге белән бергә табибларның балаларына Яңа ел тамашасына билетлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев