Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Балаларны аркаларыннан сөеп кенә укыттым»

Кеше күңелендә онытылмаслык эз калдырган мәктәп, балачак, яшүсмер еллары мәңге җуелмас төсле.

Әлбәттә, ул хатирәләр иң әүвәл беренче укытучы белән бәйле. Бәләкәчләрне үз канаты астына алып, белем дөньясына җитәкләп кергән, икенче әнигә әверелгән тәүге укытучы күпләрнең гомер буе йөрәк түрендә саклана дисәм, арттыру булмас.

Тәскирә Фәйзуллина. Бу исем районыбыз мәктәпләрендә белем алган күп укучыларга таныш. Чөнки язмам героен язмыш бик күп мәгариф учреждениеләре белән бәйли.

Тәскирә апа Татар Танаеның гап-гади колхозчы гаиләсендә туа. Әтиләре сугышка киткәндә 4 бала әнисе һәм әбиләре белән кала. Ни кызганыч, әтиләре Кадыйр 1942 елны сугышта һәлак була. Әтисез үскән авыр балачак елларын, 8 класс бетергән 12 яшьлек кызның ясмык, солы, борчак чапкан вакытларын бүгенгедәй искә алып сөйләгәнен таң калып тыңлап утырам. Үзәккә үткән чаклар гомер буе онытылмый икән шул. Яшь кыз 9нчы класска укуын дәвам итәргә дип Норлат мәктәбенә бара. Тарих фәненнән «2»ле алгач, куркып өенә кайтып китә. Хәер, югалып калмый, авыл мәктәбенә хисапчы булып урнаша. 13 чак­рым ераклыктагы Норлатта урнашкан банктан укытучыларга хезмәт хакы алып кайта торган була. Гаҗәп инде, ничек итеп шундый җаваплы эшне бала-чагага тапшырырга була?! Ә ул кешедән түгел, бүредән курка. Чөнки урман аша чыгасы бар. Бәхеткә, ерткыч хайваннар белән очрашыр­га туры килми аңа. Сугыш беткән елны, укуыңны дәвам ит дип, киңәш бирәләр. Кабат Норлатка 9нчы сыйныфка килә. 10нчы классны уңышлы тәмамлаган 1 малай һәм 8 кызны төрле авылларга укытучы итеп җибәрәләр.

– Мине Юынчыга юлладылар. Анда өч ел татар теле укыттым. Шул вакытта Укытучылар институтына читтән торып укырга кердем. Аннан мине Акъегет мәктәбенә күчерделәр. Биредә мин Кече Ачасыр егете Кәрим белән таныштым. Ул Педагогика институтында математика факультетында укый иде. Кавышып, гаилә кордык. Ялгыз яшәүче ике әбиле йортка кердек. Биредә ике ел укытканнан соң, безне 8 еллык Карашәм мәктәбенә җибәрделәр. Кәрим математика факультетыннан физкультураныкына күчеп, тәмамлады. Мин исә, башлангыч сыйныфларны укыта башладым. Монда яшәгәндә ике балабыз туды. 1960 елда иремнең туган авылы Кече Ачасырга кайттык. Төп нигез янында йорт төзеп чык­тык. Шулчак мине Урысбага, иремне Олы Ачасыр мәктәбенә эшкә җибәрделәр, – дип бер авылдан икенчесенә ничек итеп күченгәннәрен Тәс­кирә апа бәйнә-бәйнә сөйли бирә.


Мин исә әңгәмәдәшемнең күргәннәрен тыңлап, гаҗәпкә калып утырам. Нинди генә коллективта эшләргә, нинди генә йортта яшәргә туры килми. Ничек кенә авыр заманалар булса да, юлларында гел яхшы кешеләр генә очрый. Юлсызлык үзәккә үткән чаклар, яшәү шартларын да бүгенгесе белән чагыштырырлык түгел. Әле бит укучылар да күп, берьюлы икешәр сыйныфка белем биргән чаклары аз булмый. Әмма Фәйзуллиннар бервакытта да зарлануны, уфтануны белми, аң-белем таратуда армый-талмый хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, ике ел яраткан хезмәтеннән аерылмый Тәскирә апа.

Фәйзуллиннар өч бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары Илдус Горький исемендәге заводта эшли, ТРның атказанган токаре. Илдарлары Урысбагада мал табибы була, соңрак Яшел Үзән сөт комбинатында хезмәт куя. Бүген инде икесе дә лаек­лы ялда. Ә кызлары Люция сәүдә өлкәсен сайлый. Өч балалары да Яшел Үзәндә төпләнгәч, аларга якынрак булыйк дип, Тәскирә апа белән Кәрим абый Яшел Үзәнгә күченә. Йорт сатып алалар, Кәрим абый үзе теләгәнчә мунча сала. Тик гомере генә бик кыска була шул. Калада өч ел гына яшиләр, 66 яшендә гаилә башлыгы каты авырудан соң бакыйлык­ка күчә.

«Менә шулай ялгыз калдым, 34 ел була инде. Быел үзенә 100 яшь тулыр иде, бик иртә китеп барды шул», – дип искә ала гомерлек юлдашын Тәскирә апа.

Хәер, Тәскирә апаны ялгыз калды дип әйтү дөрес тә түгел. Балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә бик матур картлык кичерә ул. 2013 елда килене Алсу белән хаҗ сәфәренә барып, иң зур хыя­лын тормышка ашыра. Бүген исә 7 онык, барысы да югары белемлеләр, 19 оныкчык дәү әни, әби дип өзелеп тора. Аны яратмаслык та түгел шул. Сөйкемлелек, җылылык бөркелеп торган әбине кочып кына торасы килә. Әле күптән түгел генә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, хөрмәткә лаек ветеран укытучыга үз яшен гомер бирерлек түгел. Күз тидерүдән куркам, акылы да, хәтере дә күп яшьләр көнләшерлек! Бөтен биографиясен энәсеннән җебенә кадәр искә алып сөйли ала. Биш вакыт намазын калдырмый, догаларын укый. Бүген исә кызы Люция һәм кияве Рәис тәрбия­сендә искиткеч матур йортта гомер кичерә. Улларында да кунак була. Кая гына барса да – урыны түрдә. Сәламәтлегенә килгәндә, соңгы вакытта күзләренең начар күрүенә генә зарлана. Газеталар, шул исәптән «Яшел Үзән»не укый алмавына эче поша.

– 39 ел гомеремне мәгариф өлкәсенә багышладым. Кайда гына укытсам да, үз эшемне яраттым. Укучыларга тавыш күтәргәнем булмады, ә киресенчә, аркаларыннан сөеп, үсендерә идем. Очрашып торабыз, хәлемне белешәләр. Ә мин Ходаема рәхмәтлемен, озын гомер насыйп итте, балаларым янәшәсендә бәхетле картлык кичерәм, көн дә өй тирәсеннән үз аягымда әйләнеп керәм, үз-үземне йөртә алгач, мең шөкер, – ди Тәскирә апа.

95 яшь – озын гомер юлы... Шунысы сөенечле, ул заяга узмаган. Тәскирә апага алдагы көннәрендә дә Ходай биргән гомерне исәнлектә, якыннарының бүгенгедәй игелеген күреп, акъәби булып яшәргә язсын иде. Ә без әле киләсе юбилейда да очрашырга сүз куештык. Аллаһ кушсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев