Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга рухи тәрбия бирү буенча киңәшләр

Бервакыт бер әти кеше үзенең баласына әйтте: «Мин сиңа берничә киңәш бирергә телим, тыңла әле мине, балам. Алар буенча яшәсәң, син бу дөньяда да һәм мәңгелектә дә уңышка ирешерсең».

Баласы: «Сөйлә, әтием, мин сине игътибар белән тыңлыйм», – диде.  Әтисе әйтте: «Балам, ышанычсыз кешедә акыл юк, ихласлык булмаган кешедә ныклык юк, һәм омтылышы булмаган кеше белем ала алмый. Кемдә оят юк, аңарга карата хөрмәт тә юк, һәм бәхете булмаган кеше, тәүбә итүдән мәхрүм булган адәм ул».  Исеңдә тот, улым (кызым)! Белемнән дә кыйммәтлерәк, җан йомшаклыгыннан да файдалырак байлык юк, тәрбиялелектән дә зуррак абруй юк, үлемнән дә ачыграк дәлил булмаган кебек, акылдан да үткенрәк дус юк!
Кызым, улым минем!  Гөнаһлардан читләшүдән дә югарырак дәрәҗә юк, һәм гөнаһлардан да авыррак йөк юк, һәм ялганнан да зуррак яманлык юк, һәм акылсызлык­тан да зуррак тәкәбберлек юк, һәм наданлык кадәр зыян китерүче ярлылык юк, һәм комсызлыктан да зуррак түбәнлек юк, һәм саранлыктан да зуррак хурлык юк, һәм Аллаһ Тәгалә биргәнгә канәгать булудан да зуррак байлык юк.

Дәвамын газетадан укырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала рухи тәрбия