Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга нәрсә ашатырга ярый?

Диетолог мәктәп укучысының иртәнге ашы өчен иң кулай һәм зарарлы продуктларны атаган.

Мәктәптәге иртәнге ашларда кыяклы, йомырка һәм сөт продуктлары болай да бирелә, ди диетолог-эндокринолог, медицина фәннәре докторы Наталья Фадеева. Бу хакта life.ru хәбәр итә.
— Аларның составында бала үсеше өчен кирәкле булган углевод һәм аксым бар, һәм алар сабыйларның ашкайнату трактында җиңел һәм тиз үзләштерелә, - дип билгеләп үтә диетолог.
Өстәмә азык сыйфатында аларга җиләк-җимеш һәм яшелчә бирергә мөмкин. Әйтик, мәктәптәге иртәнге аш өчен яшел тәмләткечләр кушылган йомырка тәбәсе, җиләкләр өстәлгән ботка яки җимеш кисәкләре белән бирелгән эремчек иң кулае. Шул ук вакытта, әлеге азыкларга шикәр өстәргә киңәш итми диетолог.
Коры рәвештәге иртәнге ашларга (сухие завтраки) килгәндә, аларны атнасына бер-ике тапкыр гына балаларга биреп була. Шоколадлы шарчыклар һәм кетердәп торучы йолдызчык формасындагы азыкларда (хрустящие звёздочки) шикәр күп, димәк, аларны еш куллану шикәр диабеты барлыкка килүгә, симерүгә, аллергик реакцияләр һәм ашкайнатуны бозуга китереп чыгарга мөмкин.
Икенче бер популяр, әмма зарарлы булган продукт-глазурь катнаштырылган сыроклар. Бер караганда, бер дә гөнаһсыз продукта күптөрле заралы майлар, ароматизаторлар һәм шикәр бар.
- Әгәр бала сөт продуктлары һәм эремчекне яратмый икән, кайчагында иртәнге ашка шундый глазурьле сырокларны бирергә була. Тик көн саен түгел, - дип белдергән белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев