Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга дини тәрбия дә кирәк

Без хәзер бик катлаулы һәм болгавыр заманда яшибез. Дары өстендә утырабыз кебек, шырпы сызсаң, очарыңны көт тә тор. Көнгә чыксаң, кайда шартлаталар, кайда аталар. Күп илләрдә сугышлар бара. Бу ызгышлар кемгә кирәк? Тынычлыкны кайда табарга?

Яшел Үзән районы мәхәлләләре имамнарының район башлыгы белән булган очрашуында да иң беренче чиратта бөтен кешелекне борчыган проблемалар күтәрелеп чыкты. Әлбәттә, сүз башта мәселман оешмаларының алып барган эшчәнлегенә хисап ясалды. Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин аңлатуынча, мөхтәсибәт җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, төрле буын кешеләре өчен төрле хәйрия чаралары да уздыра. Аеруча зур дини бәйрәмнәр кысасында мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтеп торалар. Бу чараларның тәрбияви йогынтысын сызып ташлап булмый.
- Без шушы җирдә туганбыз, үскәнбез, - диде Габделхәмит хәзрәт. - Динебезне сак­лап, аны киләчәк буынга сеңдерү безнең бурычыбыз булып тора. Без бик авыр вакытта, ягъни террорчылык көч туплаган чорда яшибез, шуңа күрә псевдоисламның таралуына, яшьләрнең шуның йогынтысына бирелүенә юл куймаска тиеш. Җомга намазларында да без мәхәлләләрдә тәрбияви вәгазьләрне укырга тырышабыз. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк: диннең бервакытта көчләүләргә, ызгышларга этәргәне юк.
Мирныйдагы «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов та яшьләр белән эшләүнең хәзер аеруча өстенлекле юнәлеш булуын сөйләде. Бу уңайдан мәчеттә шулай ук очрашулар булып тора. Әмма Казанның якын булуы сәбәпле, тыгыз элемтә урнаштырылган яшьләр белән бәйләнеш тиз өзелә. Икенче яктан караганда, уңайлыклары да бар, яшел үзәнлеләргә башкалада белемнәрен күтәрү мөмкинлеге күбрәк.
Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җыелучыларны 2016 елга мөхтәсибәт корган эш планы белән таныштырды. Ул 12 пункттан торып, аңа бик күп чаралар һәм очрашулар кертелгән. Әйтик, мәктәп укучыларына Яшел Үзән мәчетләрен күрсәтү, «Түгәрәк өстәл»ләр оештыру, яшьләрнең дини белемен күтәрү һәм башкалар.
Александр Тыгин мөхтәсибәтнең районда тоткан урынын һәм алып барган эшләрен билгеләп, быел район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга Яшел Үзәннең мактаулы гражданы исеме бирелү бу дин әһелләренең хезмәтен тану дип белдерде. Чынлап та, безнең тормышта хәзрәтләрнең роле зур һәм алыштыргысыз. Алар үз тәртипләре, дини эшләре белән дә безне тәрбиялиләр, бу дөньяда үз урыныңны белеп яшәргә өйрәтәләр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетабызның 89нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев