Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга багышланган гомер

Укытучы – киң колачлы җитди исем. Осталык та сыйган монда, бар сабырлык. Матурлык та, тырышлык та хәйран, Яратуга монда урын – таң калырлык.

Урамда алтын көз. Тирә-якта сары-кызгылт, яшел төсләр күзне иркәли. Җиргә түшәлгән алтын-сары яфраклар өстендә кояшның соңгы җылы нурлары уйнаклый. Табигатьнең шундый мәле җирдә укытучы дигән игелекле хезмәт иясе барлыгын искәртә кебек.

Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл, иң җаваплы, иң саваплы һөнәрләрнең берседер. Гомерен Күгәй балаларын укытуга багышлаган 50нче еллар укытучысы Сәлим абый Габитов үз гомерен заяга узмавын билгеләп, тикмәгә генә: «Шөкер, гомерем гөнаһсыз сабыйлар каршында басып торып узды», – димәгәндер. Тик укытучы дигән изге исемне йөртү өчен Аллаһ биргән сабырлык та, зирәклек тә, акыл да, ныклы иман да кирәк шул. Саф күңелле балалар каршында басып сабак бирү өчен, әлбәттә, үзеңнең тәрбияле, зыялы булуың белән бергә пакь рухлы булуың да төп шарттыр.
Авылыбызның мөхтәрәм заты, ак әбисе – Роза Ярхәм кызы Фәйзуллина, һичшиксез, шундый укытучыларның берсе булды.
Күгәй мәктәбендә ул атаклы Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап эшли башлый. Тиз арада мәктәп коллективы, ата-аналар һәм авыл халкы арасында хөрмәт яулый. Чөнки эшен, коллективны, балаларны, кешеләрне ярата. Мәктәп аны үзенең бетмәс мәшәкатьләре белән бөтереп ала: иҗади дәресләр, дәрестән тыш чаралар, «шигъри тәлгәшләр» түгәрәге, кул бармаклары җитмәс җәмәгать эшләре. Сайлаган һөнәренә тугрылык аңа бар авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.
Роза апа турында хезмәттәшләре: «Ул туганда ук укытучы булып туган», – дип әйтергә ярата. Бу сүзләр, әлбәттә, аның һәр сүзендә, үз-үзен тотышында, хәтта атлап йөрүләрендә дә чагыла. Укытучы һичшиксез нәкъ менә Аңа охшарга тиеш кебек төсле безгә. Чирек гасырга якын укыту дәверендә укытучы маркасын югары тотучы шәхес ул безнең Роза апа.
Ул лаеклы ялга киткәнче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытты. Һәр дәресендә укучыларга ана теленең сафлыгын, бөеклеген, кирәклеген аңлатты. Мөлаем, ягымлы тавышка әсәрләнеп без ташбашлара, 45 минут буе авызына каратып торып, татарның бай әдәби мирасын җиткерде.
Укытучыда иң беренче укучыны гашыйк иткән сыйфат – ул аның тавышы. Без аның авызыннан күзне ала алмый изрәп тыңлый идек. Ул безне әдәби геройлар белән яшәтә, алар белән елата, көлдерә, уйландыра иде. ул сөйләгән сихри хикәяләр әле дә күңел түрендә иң кадерле балалык истәлеге булып яшиләр.
Роза апаның теле – әйтәсе дә юк, тылсымлы тел. Һәрбер нәрсәне рухы-сүле белән шундый оста тасвирлый алган остаз ул. аның белән бераз гына сөйләшеп алу да, хәтта үзеңне кая куярга белмәгән көнең булса да, эссе көнне су коенгандай сихәтләндереп җибәрә, яңа сулыш белән иркенәеп китәсең.
Роза Ярхәмовна – аяклы энциклопедия. Аның әдәби белеме югары. Ул бала психологиясен яхшы тоемлап, мәгълүматны кызык булырлык, күз алдына килерлек итеп сөйләү куәсенә ирешкән шәхес. Ә бит бала җанындагы дулкынга кагыла алырлык көй тудыру – бу бик сирәкләргә бирелә торган Аллаһ бүләгедер. Шулайдыр, Аның рухи дөньясы искиткеч бай.
Укытучы һөнәренең авыр ягы – һәр балага тигез мөнәсәбәт булдыру. (Берничә бөртек үз балаларың арасында булдырып кара бу әйберне, ә монда дистәләгән язмыш). Бала бит ул фальшны тиз сизә, аны алдап булмый. Булган очракта, ике арада күзгә күренмәс дивар калкып чыга. Бу барьерны узу өчен бала кебек самими булу гына ярдәм итә. уза алдыңмы, укучың күңеленә үтә аласың, ул аны сиңа үзе ача, һәм рәхим ит, акрын гына шифалы тәрбия орлыкларын сала башла. Ул орлыклар, әлбәттә, вакыт узу белән үзенең татлы җимешләрен күрсәтә башлар. Укытучы эшенең нәтиҗәсе – шулай еллар үтү белән генә бәяләнә шул. Әмма, Роза апабыз бу яктан тыныч. Яхшы билгеләренә генә укуларын тәмамлаучылар да, уртача яисә канәгатьләнерлек билгеләре белән аттестат алучылар да еллар узган саен Апаларын хөрмәт белән, аерым җылылык белән искә ала. укытучы булып хезмәт куйган кеше өчен моннан да кадерле, моннан да югары бүләк булырга мөмкинме соң?!
Роза апа ярты гасырга якын яшь буынга туган җиребезгә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләде. Җирдә яманлык белән яхшылык яшәвен, хакыйкатьне аера белергә, кешеләргә игелекле булырга, күбрәк изгелекләр эшләп калырга, хезмәт сөяргә, тырыш булырга, кешеләрне яратырга өйрәтте.
Кызык... Укытучы кайчан ял итте икән ул? дәресләр, төрле дәрестән тыш чаралар, ул заманның бетмәс җәмәгать эшләре. Кичке якта кочак-кочак дәфтәр тикшерү (ул заманда 1 класс – хәзерге зур бер авыл мәктәбе), дәрескә әзерләнү, планнар. Ә гаиләне кая куясың... Инде иртән укучылар каршында кабат елмаеп басып тора...
Дөрес әйткән шагыйрь: кешелекне шушындый олы җанлы, мәрхәмәтле, ягымлы кешеләр тота. Синең гомер бушка узмаган, Укытучы апа. Син җәмгыятькә кеше тәрбияләгәнсең. Син халыкка хезмәт иткәнсең. Бу көн, Укытучылар көне, Сезнең көн, Сезнең кебек меңнәрчә саф күңелле, ихлас Укытучылар көне. Бу көн сезнең горурлык, сезнең истәлек, сезнең тарих. Бик тә мәгънәле тарих!

Алмаз Шәйхнуров,
Рәмзия Загидуллина,

Күгәй мәдәният йорты

Рәсемдә: уң якта татар теле һәм әдәбияте укытучысы Роза апа Фәйзуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев