Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга – автокресло

Бала туу - һәрвакыт шатлыклы вакыйга ул. Бала әти-әнисеннән ярату һәм үзен кайгыртуны көтә. Ә өлкәннәр үз чиратларында балаларын тәрбияләүдә җаваплылык тоярга тиешләр. 21 ноябрьдә Яшел Үзән бала тудыру йортында Бөтендөнья балалар көненә багышланган "Балаларга - автокресло" дип аталган акция булды. ЮХИДИның балаларны бала тудыру йортыннан чыгарганда ата-аналарга автокресло бүләк...

Бала туу - һәрвакыт шатлыклы вакыйга ул. Бала әти-әнисеннән ярату һәм үзен кайгыртуны көтә. Ә өлкәннәр үз чиратларында балаларын тәрбияләүдә җаваплылык тоярга тиешләр. 21 ноябрьдә Яшел Үзән бала тудыру йортында Бөтендөнья балалар көненә багышланган "Балаларга - автокресло" дип аталган акция булды. ЮХИДИның балаларны бала тудыру йортыннан чыгарганда ата-аналарга автокресло бүләк итеп бирү инициативасын бала тудыру йорты мөдире Гөлнара Әхмәтҗанова, "Даль-Кама-1" ширкәте җитәкчелеге, "Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте" Яшел Үзән иҗтимагый оешмасы яклап чыкты. Алар балалар имгәнүләренә бәйле ситуациядән читтә калмыйча бала тудыру йортына үзләре килеп, балалары туган бәхетле ата-аналарга автокреслолар бүләк иттеләр. Шуның белән алар балаларның өйләренә кадәрге сәяхәтен уңайлы һәм имин иттеләр. Бу көнне Галимуллиннар, Рахмановлар, Арслановлар гаиләсендә туган балалар бала тудыру йортыннан чыгып, шушы бүләккә ия булды.

Бүләккә ия булган ата-аналар ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм әлеге креслоларны һәрчак файдаланачакларын белдерделәр.

2014 елның 10 аенда Яшел Үзәндә балалар һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашында 26 ДТП теркәлгән. Аларда 31 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Күбесе транспорт чарасының пассажиры булып, ДТПларның 43 процентын тәшкил итә. Мондый чара ата-аналар һәм балалар арасында автокреслоларны популярлаштыруга һәм юлларда балалар имгәнүләрен киметүгә юнәлтелгән.

Юлия Леонтьева,

ЮХИДИ инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев