Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар юл фаҗигаләрендә зыян күрә

Яшел Үзәндә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре йөздән артык машина йөртүчене тикшергән. 15 очракта кагыйдә бозганнар.

2020 ел башыннан балигъ булмаган балалар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Шуңа бәйле рәвештә, 8 һәм 9 июль көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең Пляж урамында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдерелгән юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүгә чыккан. Рейд барышында Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 100дән артык машина йөртүчене тикшереп өлгергән.

Чара нәтиҗәләре буенча балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы теркәлгән. Шулардан 1 машина йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утырып чыгуы, 1 йөртүченең мәҗбүри иминият полисы булмавы һәм тагын берсенең техник яктан төзексез машина белән идарә итүе ачыкланган.
Балагызны машинада йөрткәндә, аның гомеренә куркыныч янамасын өчен берничә кагыйдәне үтәү җитә. Иң беренче чиратта баланың буена һәм яшенә карап махсус җайланмада утыртылган, яисә иминлек каешы кигертелгән һәм шул ук вакытта үзегезнең дә иминлек каешын эләктереп, балага үрнәк күрсәткән булуыгыз мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев