Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар уткайтаргычлар яклы

Яшел Үзәннең 34нче “Гөлчәчәк” балалар бакчасы мәйданчыгында бию флэшмобы булып, анда 60тан артык бала катнашты. Катнашучыларның төп атрибуты уткайтаргычлы аксессуарлар иде.

 

 

Анда башта Незнайка балалар белән викторина уздырды һәм көз көне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Бу хакта  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы  Юлия Леонтьева да сөйләде.

Бу чараның максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын  киемнәрдә уткайтаргыч элементлар куллануга җәлеп итү.

Җәяүлеләр караңгы вакытта урамнарда киемнәренә уткайтаргыч элементлар тагып йөрсә, машина йөртүчеләр аларны ерактан ук күрә алачак һәм шуның белән юл фаҗигаләре дә булмаячак. Уткайтаргыч элементларны шәһәр һәм авыл читләрендәге юлларда  тагып йөрү мәҗбүри булса да, аларны урамнарда куллану да комачауламас иде. Бу  аз чыгымлы чара  кеше гомерен саклап калачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев