Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар поликлиникасы төзелеше башланды

Шулай ук, районыбызда ике ФАП һәм амбулатория төзеләчәк.

Яшел Үзән медиклары ел саен узган чорга йомгак ясау, алдагысына планнар кору, проблемаларны билгеләү, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү өчен медсоветка җыела.

Быелгы хисап җыелы шында Татарстан ның сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Виниченко катнашты.
2020 ел, гомердә бул маганча, медицина хезмәткәрләре өчен зур сынау булды. Ишетеп кенә белгән пандемия сүзе безнең лексиконга ныклап үтеп керде, гадәти тормышны һәм медицина учреждениеләре эшен үзгәртте. Болар һәм, гомумән, Яшел Үзән медицинасы торышы турында җыелучыларга җентекләп район үзәк дәваханәсенең баш табибы Татьяна Сабурская сөйләде. Ул сүзен Яшел Үзәндә 100 урынга исәпләнгән вакытлыча инфекцияле авырулар госпиталеннән башлады.

– Махсус бүлекне бик кыска срокта ачарга туры килде. Тыныч вакытта да кадр лар дефициты яшәп килгәндә, табиблар һәм шәфкать туташлары сос тавын җыю бик тә катлаулы булды. Медицина җиһазлары бе лән дә шундый ук хәл. Кыенлыклар булуга карамас тан, госпиталь ачылган көннән үк авыруларны кабул итә башлады һәм хәзер дә эшли. Шушы чор эчендә кабул итү бүлегенә 4 меңнән артык пациент мөрәҗәгать итеп, шуларның 2 меңгә якыны госпитализацияләнде. 136 меңгә якын тикшерү ясалды, 7 меңнән артык ПЦРга мазок алынды. Форсаттан файдаланып, шушы бүлектә эшләүче бөтен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәсем килә.

Әлбәттә инде, Яшел Үзәндә, күп еллардан бирле кадрлар проблемасы кискен тора. Табиб лар белән комплектлану 56,4 процент тәшкил итә. Күп санлы программалар гамәлдә булып та, бу мәсьәләне хәл итү авыр.
Кадрлар дефицитын максатка юнәлешле укыту, остазлык, хезмәткә лаеклы түләү, иң мөһиме, медицина хезмәткәрләрен социаль яклау, ягъни торак белән тәэмин итү белән генә хәл итәргә була, – диде баш табиб.

Районда өлкән буын кешеләренең гомерен озайту максатыннан чыгып, шәһәр поликлиникаларында 3 гериатрия кабинеты эшли башлаган. Ә стационар базасында өлкәннәрне дәвалау өчен 14 койка бүлеп бирелгән. Шунысы да уңай яктан бәяләнде: соңгы биш елда халыкның гомер озынлыгы 2,5 елга артып, ул 73 яшьне тәшкил итә.

Баш табиб чыгышыннан күренгәнчә, районда 2020 елда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларының гомуми күрсәткече кимесә дә, инсульт һәм инфаркт тан үлүчеләр күп.

Онкология белән дә хәлләр тот рыклы түгел. Бигрәк тә әлеге авыруларны иртә срокларда ачыклау проб лемасы яшәп килә. Бу күрсәткеч 58 процент кына тәшкил итеп, ул республиканыкыннан түбәнрәк дәрәҗәдә булып кала. Онкология ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру өчен 2020 елның ноябрендә консультатив-диагнос тика үзәгендә амбулатория ярдәме үзәге ачылган. Анда районның һәр 35нче кешесе исәптә тора (4762 кеше). Үзәкнең эшен яхшырту өчен медицина җиһазлары таләп ителә. Баш табиб ярдәм сорап министрлык вәкиленә дә мөрәҗәгать итә.

2020 елда үлем-ки темнәр 1000 кешегә 16,2 очрак тәшкил иткән. 2019 елда ул 12,9 булган. Медиклар бу артуны пандемия аркасында планлы эшләр алып барылмау белән бәйли. Коронавируска каршы көрәш дәвам итүгә карамастан, диспансерлаштыру һәм профилактик карауларны торгызырга, хроник авыруларның диспансер төркеме белән эш сыйфатын арттырырга, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты куйган бурычларны гамәлгә ашырырга туры киләчәк.

Тагын бер мөһим тема – вакцинация. Былтыр гриппка каршы 100 000гә якын кеше вакцинацияләнгән – бу бөтен халыкның 67 проценты. Декабрьдә яңа коронавирус ин фекциясенә каршы «Спутник V»нең беренче вакцинасы кайтарылып, масштаблы вакцинациягә старт бирелгән. 2021 елның 1 мартына 2530 ком п лект вакцина алынган.Шуларның 1нче компоненты – 2270 доза, 2нчесе 286 доза ясалган. Медиклар халыкка вакцинаны атнаның 7 көнендә дә ясый.

– Быел безгә Ильинс ка һәм Кызыл Яр авылларында – 2 ФАП, Карамалы Тау бистәсендә – табиб амбулаториясе, балалар шәһәр поликлиникасы төзү, Васильево бистәсендәге хастаханәдә дәвалау корпусын ремонтлауны тәмамлау бурычы тора, – дип билгели Татьяна Сабурская.

Евгений Виниченко районның рес публика рейтингында тоткан урынына канәгатьсезлек белдерсә дә, потенци алының зур булуын һәм кайсы юнәлешләрдә тырышып эшләргә кирәк леген ассызыклады һәм министрлыктан яр дәм күрсәтеләчәген дә бил геләп узды.

– Балалар поликлиникасын төзүгә 326 миллион сум акча бүлеп бирелде – бу безнең өчен зур җиңү. Моңа без бик шат һәм кабул ителгән карар өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәбез. Моннан тыш, проектлау да финансланды, Сәламәтлек саклау министрлыгы булышыр дип өметләнәбез.

Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе стационарында ремонт үткәреләчәк, – диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков.
Ахырдан алдынгы медицина хезмәткәрләренә министрлыкның, район башлыгының һәм район үзәк дәваханәсенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев