Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар намазны теләп укый

Февраль аенда Бөтендөнья конфессияара мөнәсәбәтләр атналыгы барды.

Бу көннәрдә кешелек кыйммәтләре турында булган чаралар алгы планга куелды.  Яшел Үзән шәһәренең Җәмигъ мәчете дә бу вакыйгадан читтә калмыйча, балалар арасында намаз укучылар бәйгесе уздырды. Андагы  җанлылыкка карап, балаларның дин, әхлак, иман кебек кыйммәтләргә хөрмәт һәм кызыксыну белән каравы аңлашылды.

Җәмигъ мәчете мондый бәйгене,  мөгаен,  әле беренче тапкыр гына уздырадыр. Шуңа күрә катнашучылар да бирегә бик теләп килде. Анда районнан һәм шәһәрдән барлыгы  80 малай-кыз катнашты. Димәк, бу балалар Ислам диненең фарыз гамәлләренең берсе  булган намазны өйрәнгән һәм  туп-туры иман юлыннан бара, тәрбияле һәм акыллы булып үсә дигән сүз. Мәртәбәле жюри биргән сорауларга төгәл җаваплар яңгырады.
Намаз бәйгесендә катнашучылар өч яшь категориясендә биш баллы шкала буенча бәяләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 
– Ислам нигезләрен балачактан ук өйрәнергә кирәк, – дип сөйли конкурста катнашучының әнисе Римма Хөснетдинова. –Ул тәрбия­нең бер өлеше булып тора. Ә балаларыбызның тәртипле, иманлы һәм тәкъва булуларын һәркайсыбыз тели.
Намаз бәйгесе шәһәрдә старт алды һәм андый чаралар район мәчетләрендә дәвам итәчәк. 30 мартта республика Коръән укучылар бәйгесе дә булырга тора. Бакырчы авылы да мондый дәвамлы эштән читтә калмая­чак.
Яшел Үзән районы һәм шәһәре мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, киләчәк буынның рухи байлыгын күтәрү безнең бурыч булып тора дип, юкка әйтми. Мәчет-мәхәлләләрдә балалар өчен оештырылган һәр чара тәрбияви әһәмияткә ия һәм киләчәккә туры юл ача. 

Бәйге җиңүчеләре: 

V-VII сыйныфта укучы малайлар: 
Ранил Уразов ( Татар Танае) 
Алмаз Абдулхәев (Күгәй) 
Мурат Шәйхенуров (Күгәй) 

I – IV сыйныфта укучы малайлар: 
Йосыф Миңнуллин (Волжск) 
Җәвит Гыйләҗев (Күгәй) 
Ясин Зәйнуллин (Яшел Үзән) 

I-IV сыйныфта укучы кызлар: 
Айсылу Бикмуллина (Бакырчы) 
Хәдичә Шәмсетдинова (Олы Ачасыр) 
Рәйханә Хәкимова (Яшел Үзән) 

V-VII сыйныфта укучы кызлар:
Раилә Закирова (Бакырчы) 
Айсылу Садыйкова (Яшел Үзән) 
Әминә Марченко (Яшел Үзән)

Римма Хөснетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X