Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында, 21-25 сентябрь көннәрендә, Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләр хәрәкәтендә өстенлек бирмәү фактларын булдырмау, балаларны йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуны булдырмау буенча эшне көчәйтә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә муниципаль хезмәткәрләр, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары әгъзалары һәм яшь инспекторлар отрядлары ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, машина узу өлешен җәяүлеләр кичүеннән генә, ә юл чатларында тротуарлар яки юл кырыеннан гына үтү кирәклеген истә тотарга тиеш. «Зебра” яки юл чатлары күренми торган зонада, юлны аерым полосалар һәм киртәләрсез участоклардагы юл читенә туры почмак ясап, ике якка да яхшы күренә торган урыннарда чыгарга мөмкин.

Транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәт итүдә өстенлек бирүенә ышангач кына, юлга басарга рөхсәт ителә. Җәяүлеләргә юл аша чыгу алдыннан сигналны кул белән бирергә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев