Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар иминлеген кайгыртып

Кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ инспекторлары да тик тормады. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренә юл куймас өчен алар рейдлар уздырды.

Шундый тикшерүләр 6 һәм 8 гыйнварда Рогачев һәм Төзүчеләр проспектында булып, 20 автомобильче туктатылды. Нәтиҗәдә 5 машина йөртүче административ җаваплылыккка тартылды. 
Әйтик 1 автомобильче иминлек каешын эләктермәгән, икесенең машина йөртү кенәгәсе табылмаган, берсе автомобиленең алгы тәрәзәләрен тонировкалаган, ә тагын берсенең ОСАГО полисы булмаган. 
Рейд барышында кечкенә пассажирларга инспекторлар юл кагыйдәләре турында китапчыклар, ә әти-әниләренә белешмәлекләр дә тараткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев