Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчалары яңара

Билгеле булганча, Яшел Үзән муниципаль районында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт республика программасы гамәлгә ашырыла. 2019-2020 уку елына мәгариф учреждениеләренең әзерлеге турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева җиткерде.

Быел 3, 6, 15, 26нчы балалар бакчасына капиталь ремонт ясала. Моның өчен республика бюджетыннан 98 756 840 сум акча күчерелгән. «Уңайлы мохит» республика программасы буенча 7нче балалар бакчасында пандуслар урнаштырылган, бәдрәфләр физик мөмкинлеге чикле балалар өчен уңайлы булсын дип эшләнгән. 
–Осиново бистәсендә Карпов исемендәге лицей зураячак. Бинага кушып 800 урынга исәпләнгән янкорма төзелә. Бишнә башлангыч мәктәбе 1 сентябрьдән үз ишекләрен урта мәктәп статусында ачты. 2019 елда 7 008 988,69 сумга укыту-күрсәтмә җиһазлары куелды, – дип сөйли Рәисә Афанасьева. 
Безнең районда балаларны мәктәпкә 12 маршрут буенча 20 автобус йөртә. Бу 1230 укучы дигән сүз. Сентябрьдән яңа рейс Раифа мәктәбенә ачылган. 
«Мәгариф» милли проекты кысаларында районның җиде мәктәбендә – Әйшә, Раифа, Обсерватория, Норлат, Зур Ключи, Карпов исемендәге лицей, С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе «Заманча мәктәп» төбәкара проекты гамәлгә ашырылган. Федераль бюджеттан күчерелгән акчага урта мәктәпләрдә материаль-техник база тулыландырылган, ә республика акчасына ОБЖ, технология, информатика, шахмат зоналары яңартылган. 
Укытучылар да бер урында гына таптанмый. Күп төрле мәгариф сессияләрендә, укуларда белемнәрен, квалификацияләрен арттыра. 
Балалар бакчаларында капиталь төзекләндерү шәп нәрсә инде ул, әлбәттә. Әмма, озакка сузылуы күп әти-әниләрдә канәгатьсезлек тудыра. Бездә ник алай икән ул, башланган эш - беткән эш дисәләр дә, һич билгеләнгән вакытка төгәлли алганнары юк. Проблемалары да күптер, тик сабыен бакчага тизрәк урнаштырырга зарыгып көткән кешегә анысы караңгы шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев