Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Балалар һавада очып йөри": Казан мәктәбенең директоры снюслар аркасында чаң суга»

Казанның 40-нчы номерлы гимназиясе директоры 5-6-нчы сыйныф укучыларының үз-үзләренең тотышларының үзгәрүе, тотрыксызлануы белән бәйле ата-аналарга мөрәҗәгать итте.

Бу хакта, "Вечерняя Казань" газетасы хәбәр итә.
Тикшерү нәтиҗәсендә, балаларның сыекчасыман тәмәке катнашмалары белән агулануы ачыклана.
Мәктәп директоры сүзләренә караганда, «балалар шул катнашманы кабул иткәннән соң, "һавада очып йөри", аларда җиңеллек туа, тәртипләре кискен үзгәрә. Моның төп сәбәбе - снюслар куллану. Әлеге матдәләрдә никотинның дозировкасы гадәти тәмәке белән чагыштырганда берничә тапкырга артыграк, укучылар менә шуның белән агуланалар да инде.
Белешмә: снюс- ул тәмәке эшләнмәсе төре. Аны 5-30 минутка — өске иреннәр һәм тешләр арасына урнаштыралар. Мисал өчен, тәмәкедәге никотин организмга керсә, бу матдә исә төтенсез табаклар исемлегенә керә 
Снюслар тирә-юньдәге сәүдә нокталарында ирекле сатыла һәм аның берсе нибары 30 сум тора.
Мәктәп укучыларының әти-әниләренә игътибарлырак булырга, балаларның сәламәтлеге торышын һәм укудан кайтканнан соң үз балаларының тотышын, һәр үзгәрешне күзәтергә өнди укытучылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев