Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәла көтмәгәндә чыга

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләрен янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең артуы зур борчу тудыра.

Фаҗмгаләрне кисәтү максатыннан ЯҮМР буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары 8нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә Яшел Үзәннең күпфатирлы торак йортларында бердәм рейдлар үткәрә.

Чираттагы рейдны алар Чапаев урамының 1нче йортында оештырды. Бу адрес янгын сүндерүчеләренә яхшы таныш. Монда янгыннар даими чыгып тора. Яшәү челәр контингенты да бик төрле. Кечкенә балалары булган гаиләләр дә, спиртлы эчемлекләр кулланучы, асоциаль яшәү рәвеше алып ба ручы затлар да бар. Ягъни янгынга каршы хезмәткәрләренең игътибарын аеру ча таләп итүче граждан нар категориясе. Шуңа күрә «Торак» профилактик опе рациясе кысаларында бердәм рейдлар биредә даими үткәрелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кергән бүлмәләрнең берсен дә идәндә аунап яткан ше шәләр, тәмәке төпчекләре булу, хуҗасы белән җитди сөйләшергә кирәклеген күр сәтте. Бу ир сәламәтлеге буен ча начар хәрәкәт итүен һәм сирәк өйдән чыгуын әйтте. Шуңа күрә бүлмәсендә янгын хәбәрчесе кую тәкъдимен шатланып кабул итте дә инде. Инспекторлар бу иргә белешмәлек биреп, караватта тәмәке тарту куркынычы турында кисәтте.


МЧС хезмәткәрләре әлеге йортның күп бүлмәләренә кереп, яшәүчеләр белән аң латулар алып барды, ав тоном янгын хәбәрчеләре ур наштырырга киңәш итте.
– Яшел Үзән районында янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә, – дип шәрехли ЯҮМРның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Лузанов.

– Торак йортларда, фатирларда янгыннар, кагыйдә буларак, ут белән ваемсыз эш итү нәтиҗә сендә чыга: бу исерек хәлдә тәмәке тарту, утның ачык чыганакларын куллану, шулай ук көнкүреш электр җылыту приборлары белән саксыз эш итү, тузган электр челтәрләрен эксплуатацияләү. Нәтиҗәләре аяныч, әмма аларны кисәтеп була.


Гадәттән тыш хәлләр ми нис трлыгы хезмәткәрләре про филактик рейдлар үткәрә, кисәтә, әмма мондый очрак ларда аларның тырышлыгы белән генә нәтиҗәгә ирешеп булмый. Үз куркынычсызлыгы турында бөтенләй уйламаган кешеләрне ничек сакларга? Шуңа күрә һәркем төп саклык чараларын үзе күрергә, бар яктан да игътибарлы булырга өйрәнергә тиеш. Янгын чы гуларга каршы бергәләп көрәшкәндә генә көннәребез имин булыр, мөлкәтебезгә һәм тормышыбызга куркыныч янамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев