Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала хокуклары якланамы?

2019 елда Татарстанда опека органнары Россия Федерациясе Гаилә кодексының 77нче маддәсе нигезендә 38 баланы алган. Бу хакта «Татар-информ» МА өчен Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча 38ләп бала гаиләдән алынды. Узган чор белән чагыштырганда, ягъни 2018 елда, бу сан якынча 60 иде. Һәм бу РФ Гаилә кодексының 77нче маддәсе буенча эшләнелде», - диде Удачина.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гаиләләрдән балаларны тартып алу тәҗрибәсен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем төзелә. Ул квартал саен Татарстанда ата-аналардан балаларны тартып алу белән бәйле хәлләрне күзәтеп тора.
"Һәр районга чыгып, без соңгы өч ел эчендә күпме баланы тартып алынуын, моның өчен нинди нигезләмә булган һәм нинди шартлар тудырылуын анализлыйбыз", — дип билгеләп үтте эксперт.

Элегрәк Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре үз вәкаләтләреннән арттырып балаларны әти-әниләреннән алган хәлләр булган иде.

«2014 елда бу тема белән шөгыльләнә башлагач, тиешле органнар балаларны алу турында Карар кабул иткәндә, вәкаләтләрнең чамадан тыш артуын да күрдек. Соңгы ике ел дәвамында без сайлап алу турындагы актларның опека органнарыннан тыш, кем тарафыннан кабул ителүен күрмибез. Бу тәҗрибә белән без бөтен республиканы әйләнеп чыктык», — дип өстәде ул.
Гүзәл Удачина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга, видеоверсиясен «Татар-информ» МА каналында, YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев