Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бала карарга мин әзер түгел» (тормыштан)

Гүзәлия йөкле икәнен әйткәч, мин башта ышанмадым. Алдый сыман тоелды. Тестны күрсәткәч, әнигә әйтмәскә куштым. Бала карарга мин әзер түгел, моны бик яхшы аңлый идем. Әле йөри генә башлаган кеше белән гаилә кору дигән уй мине куркытты. Уйларга дигән булып, мин өйдән чыгып киттем...

«Без йөри башлаганга өч кенә ай иде. Аңарчы Гүзәлия белән дуслар гына идек. Аның егете, минем кыз бар иде. Икебез дә бер-беребезне ошатканны аңладык. Минем әни авырый башлагач, минем кызым түгел, Гүзәлия янымда булды. Үзенең укуына дип җыйган акчасын минем әнигә кирәк булган дарулар өчен тотты. Мин аның бу яхшылыгын онытмадым. Ул һәрчак янымда булырга тырышты. Әнине дәвалау чорында да без икебез аны сакладык, алмаш-тилмәш йөрдек. Шул безне тагын да якынайтты.

Аның егете моның белән килешә алмады. Миңа көнләде. Минем кыз да истерика оештыра торган иде. Икебез дә бер үк вакытта сөйгән ярларны ташладык. Йөреп китү дә гадәти булды кебек. Әйдә, йөреп карыйк, дидем мин аңа. Ул ризалашты. Әнине торгызырга булышты. Минем өйгә күченде дисәң дә була. Әни Гүзәлияне яратты, үзенең кызы кебек күрде. Миңа да аңа карата йомшаграк булырга куша торган иде. Әллә әнине тыңлап, әллә үзем ошатып, мин йөреп карарга булдым. Гүзәлия миңа кадәр кыз иде. Туйга кадәр йокламыйм дисә дә, без тыелып кала алмадык. Гүзәлия йөкле икәнен әйткәч, мин башта ышанмадым. Алдый сыман тоелды. Тестны күрсәткәч, әнигә әйтмәскә куштым. Бала карарга мин әзер түгел, моны бик яхшы аңлый идем. Әле йөри генә башлаган кеше белән гаилә кору дигән уй мине куркытты.

Уйларга дигән булып, мин өйдән чыгып киттем. Дустыма барып ике төн йокладым. Телефонны сүндереп куйдым. Әйе, мин качтым. Өйгә кайтканда Гүзәлия дә, аның киемнәре дә юк иде. Әни елап каршы алды. Беренче тапкыр миңа кул күтәрде. Ул оныксыз калдым дип курыкты. Гүзәлия миңа хат язып калдырган. «Эзләмә, мин сине яраттым. Син яратмадың. Яраткан кеше үзенең сөйгәнен һәм баласын ташлап калдырмый. Син — минем өчен хыянәтче. Мин ышанычсыз кеше белән тормышымны бәйләргә әзер түгел. Хуш», дигән. Әни сүкте, рәнҗеде, мин Гүзәлияне танышлары аша эзләргә тырышып карадым. Ул башка җиргә күченгән булып чыкты. Мин үкенәм, ләкин ни файда?»

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев