Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәла чыганагы – кер юу машинасы һәм шәм

Сак булыйк!

Узган атна янгын сүндерүчеләр өчен  бик «кайнар» һәм киеренке булган. Язын чүп-чар, коры үләннәргә ут кабулар белән беррәттән фатирлар эчендә дә саксызлык, битарафлык аркасында бәла-каза чыгарга гына тора. Әйтик, электр үткәргечләрендәге төзексезлекләр дә бик куркыныч.

Менә шулай, Садовый бистәсендә кер юу машинасының  төзек булмавы аркасында ике катлы йортта янгын чыга. Йорт хуҗалары үзләре өйдә булмаган. Күршеләре әйтүенчә, алар Казанга киткән генә. Урынга килгән коткаручылар утны җиңеп чыга. Янгыннан  кер юу машинасы һәм бәдрәф бүлмәсендәге агач стена гына зыян күрә, әмма кара төтен йорт эчен тулысынча сөрем белән каплый. Монда инде өр-яңадан капиталь ремонт ясасаң гына. ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе кер юу машинасында кыска ялганыш була.


Тагын бер янгын шәһәрнең Паратская урамындагы 15 нче йортта була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала. 10лап кеше  алар килеп җиткәнче урамга эвакуацияләнә. Бишенче кат тәрәзәсеннән төтен күренә. Коткаручыларга фатир ишеген өлкән яшьтәге хатын-кыз ача. Соңрак ачыкланганча, әби шәм кабызганда саксызлыгы аркасында диванга ут капкан. Нәтиҗәдә, диван белән иске җиһазлар яна.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкка көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, аларны караучысыз калдырмаска һәм төзек булмаган приборларны файдаланмаска  кирәклеген искәртә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев