Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчылылар бит - безнекеләр!

Тарихи вакыйгалар, сугыш үткән юлларда эзләнүче, иҗат эше белән якыннан таныш тагын бер авылдашыбыз – Рафикъ Рәшит улы Сәлахиев (алдагы язмам Юныс Сафиуллин белән Рафаэль Әхтәмов турында иде).

Бакырчының – башлангыч, Акъегетнең – сигезьеллык, Казанның 10нчы интернат-мәктәпләрендә укып белем алгач, ул Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлады. Математика, алгебра, геометрияне «су урынына эчүче», тәрбияле, тәртип ле укучым булды. 1982 елдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү эшләрендә катнашып, респуб ликаның «Хәтер» китабы редколлегиясе составында эшли. Ул Татарстан республикасының Ватан берләшмәсе яшьләр иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы да. «Хәтер» китабы өчен мәгълүматлар туплау, аларны эшкәртү һәм басмага әзерләүче компьютер программалары яза.

2001 елда «Кар десанты» эзтабарлары Ленинград өлкәсенең Киров районы «Нев с кий пятачок» мемориалында чираттагы экспедициядә булды. Анда Яшел Үзән эзтабарлары 22 кеше катнашты. Экспедиция җитәкчесе Михаил Черепанов иде. Рафикъ Сәлахиевның тормыш юлы:
1985-1987 – КамАЗ җитештерү берләшмәсе инженеры;
1987-1997 – СССР Фәннәр академиясенең информатика проблемалары институтының Казан филиалы фәнни хезмәткәре;
1997 – Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе институтының фәнни нәшрият бүлеге мөдире;
2002 елда «Хәбәрсез югалганнар» китабын, 2005-2007 елларда 4 томлык «Солдат медальоннарыннан исемнәр», 2008-2011 елларда ТР территориясеннән киткән сугышчыларның күмелгән урыннары каталогын төзүдә катнаша.

Рафикъ Сәлахиев – техник фәннәр кандидаты, бик күп дәүләт бүләкләре иясе:
1995 – «Актив эзләнүче» билгесе;
1997 – «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале;
2002 – ТР Фәннәр академиясенең мактау грамотасы;
2009 – Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медаль; РФ оборона министрлыгының «Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүдәге эшчәнлеге өчен» медале һ.б.

Илгизәр абый Тимершинның «Акъегет авылы тарихы сәхифәләре» китабын басмага хәзерләүдә катнашты. Без – Акъегет һәм Бакырчы мәктәбе укытучылары, укучылары аңа рәхмәтлебез. Рафикъның эзләнүдән туктаганы юк. «Тау ягы авыллары тарихы»н туп лауга да өлеше бар. Аның хезмәте кергән китаплар Татарстанның һәр районы, авылы, мәктәбе китапханәләренә таратыла. Күптән түгел, Әфганстандагы сугышта катнашучыларга багышланган китап дөнья күрде.
(Язманы тулысына газетабызның 18нче саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X