Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчылылар «Аҗаган уены»нда ялкынлы уен күрсәтте

Күпләрнең күңелендә «Аҗаган» иң күңелле кышкы хатирә булып саклана, мәшәкатьсез, рәхәт балачагын искә ала.

Әлеге уен бүген дә укучылар арасында элеккечә популяр, көтеп алынган. Менә шуларны исәпкә алып, Бакырчы авылының активы «Аҗаган уены» н уздырды.

Ул Ватанны саклаучылар көненө багышлаган иде, биредә кар өстендә пыр туздырып себерке белән дә, чанага утырып боҗра белән дә туп тәгәрәттеләр, боҗра да әйләндерделәр, зур (җүләр) галуш киеп тә йөгерделәр, кырдан мина да (иии, күрсәгез, кем ничек эзләде аны - кемдер аяк, кемдер кул белән, өченчеләре ятып) эзләделәр.

Авыл халкы бу манзараны караганда эче катып, көлеп бетте. Нәтиҗәдә, кызлар 3 мина, малайлар 2 не тапты. Ярышчылар кырдан мина эзләп йөргән арада, Солдат боткасы пешкән дә иде. Ә аның тәмлелеген белсәгез сез, телеңне йотарлык тәмле булган. Авыл халкы ярыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X