Бакырчыдагы шәл хәлләре
Кече Ватан – авылдагы табигать һәм шәһәрдә сөйләрлек тарихи хатирә генә түгел ул. Ул – кешелекле мөнәсәбәтләр, җайга салынган тормыш-көнкүреш тәртибе, анда яшәүчеләрнең традицияләре, тел, иман, җирдә хезмәт итеп, маңгай тире тозы белән барлыкка килгән аерым һәвәслек-омтылышлар. Анда җанлы кешеләр яши һәм аларга рухи азык – һава кебек кирәк.
Рухи ачлык кичерә башлагач, Бакырчыга – авыл бәйрәменә юл тоттык. Эхх, шул авылда уздырган кичләр – эш дисәң эш түгел – җан рәхәте, җәмәгать! Безне инде нәрсә белән шаккатыра алырлар икән, дип барсак та, авыл халкы таба ул юлын. Миләүшә Сәлахиева авылдашлары белән берлектә нинди генә конкурслар оештырмады! Җырлы-биюле концерт программасы белән беррәттән, быел кавышуларының юбилейларын билгеләүче парлар да чыкты, кое казучылар да, шәл бәйләүчеләр дә. Коляскалар парадын күргәч, торып кул чабучылыр да шактый булды. Традиция буенча, тантананы Әнәс хәзрәт Закиров ачты. Озын булмаса да, бик күркәм һәм үтемле вәгазен сөйләде. Шуннан, барлык җәмәгать кул күтәреп дога кылды.
Сәхнәгә беренче булып кое казучылар чакырылды:
– Аллаһ Тәгаләбез каршында саваплы эш эшләдек, шөкер, – дип башлап җибәрде Бакырчы авылының данлыклы кое казучысы Рәхимҗан Нәҗиев. – Аның авыр вакытлары да, кызык чаклары да булган инде. Коедан, хәтта, үзләренә хәләл җефетләрен дә алып кайткан ике егетебез бар, – диеп, болай да күңелле халыкның кәефен тагын да күтәреп куйды Рәхимҗан абый.
Сүзләрен дәвам итеп, бер бик кызыклы чагыштыруны да мисал итеп китерде:
– Кое казучы абыйларыбызның эш күләмен нәрсә белән чагыштырыйк икән? Әгәр дә барлык казылган коеларның озынлыгын бергә кушсаң – мөгаен, Мәскәүгә барып җитәр иде!
Рәхимҗан абый сүзләренә Госман Вәлитов тә кушылды:
– Кое казу җиңел түгел, кәнишне, бик авыр эш. Кайвакытта, саксыз кылансаң, өстеңә ишелеп төшүе дә бар. Үземнең дә, тросс өзелеп, 50 килолы авырлык төшү сәбәпле, умыртка баганам имгәнгән иде. Мин үз гомеремдә биш йөзләп кое эшләдем – төрлесен күргән. Төрле авылларда эшләргә туры килде, Казанда да, Буа, Апас, Чуваш якларында – бармаган җир калмаган инде, – диде дә Госман, шунда ук үзе чыгарган җырны да җырлап бирде. СөбханАллаһ, дип сокланып утырдык. Үзе шундый авыр эштә эшләп («грубый» ир эше бит инде) нечкә күңелле, талантлы егет басып тора иде безнең каршыбызда.
Язманың дәвамын газетада укырга мөмкин ((№54)
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев