Бакчачыга киңәшләр
Кырмыскалар үрчедеме? Ояларына сидек сибәргә киңәш итәләр.
• Бер чиләк суган кабыгына кайнар су салып, биш тәүлек дәвамында төнәтегез. Сөзегез һәм 1 литр шул суга 2 грамм кер сабыны кушыгыз, дегетнеке булса – тагын да яхшы. Үсемлекләрне шуның белән коендырсагыз, барлык корткычлардан-бөҗәкләрдән котылырсыз (бет, пәрәвез талпаны, трипс, кәбестә күбәләге, колорадо коңгызы).
• Теплицада кыяр һәм помидорларны сөт белән тукландырыгыз. Бер чиләк суга 1 литр сөт. Яхшылап болгатып, төпләренә генә сибәргә. Бер атнадан аларның шәбрәк, үсеп, ныгып киткәнен күрерсез.
•Кишергә суны тишелеп чыкканчы, көн саен сибәргә, ә инде яшел яфраклар күренгәннән соң, бик коры булмаса, 12-15 көн сипмәскә кирәк. Бу, аның тамырларына тирәнгәрәк китәргә мөмкинлек бирә.
• Помидор сабагын иң астан бакыр чыбык белән аркылы тишеп куярга кирәк. Бакыр ионнары үсемлек буенча тарала һәм фитофторага каршы, купорос белән коендырган кебек көрәшә. Яңгыр да юып төшерми.
• Утырту өчен бәрәңгенең каз йомыркасы зурлыгындагылар яхшы. Борын төрткән күзләре 1-2 сантиметрдан артмасын.
•Җиргә төртер алдыннан кыяр орлыкларын сөттә җебетсәң – кыярлар тәмлерәк, ә баллы суда тотсаң – татлырак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев