Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакча җиләге өчен иң яхшы 4 ашлама

1.Тавык тизәге. Тавык тизәгендә азот күп. Ә ул җиләкләрнең тагын да тәмлерәк, тагын да эрерәк булсын өчен менә дигән ашлама булып тора. 1 литр тавык тизәген 10 литр суда эретергә һәм үсемлекне яндырмасын өчен өч көн мичкәдә торырга тиеш.

2. Әчегән сөт ризыклары. Аларны көл, тирес белән кушып сипкәндә тагын да яхшырак. Әгәр җиләк өстенә әчегән сөт бөркесәгез, корткычлар турында озакка онытып торырсыз.

3. Бакча җиләге өчен тагын бер бик яхшы ашлама – ипи. Җиләкләр чүпрәне бик ярата.  Моның өчен ипине  сулы савытка салып куеп, 6-10 көн әчетәләр һәм килеп чыккан сыекчаны 1:10 исәбеннән бакча җиләге төбенә кертәләр.

4. Күбебез  кычытканны  чүп үләне дип кенә белә. Әмма дачниклар кычытканны  ашлама буларак та куллана башлады. Күп  итеп кычыткан җыярга да сулы савытка салып куеп өстен сетка белән каплап куярга. Ике тапкыр кычытканны әйләндереп алганда яхшы. Тамырга ашлама буларак керткәндә әлеге сыекчаны 1:20 исәбеннән су белән  катыштырырга  кирәк. Мондый ашламаны сипкәч, туфракта бик күп яңгыр суалчаннары барлыкка килер.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы сад огород дача как ухаживать за ягодами