Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм бүләге – суга төшерелгән кораб

Яшел үзәнлеләр Корабль төзүчеләр көнен зурлап билгеләп үтте.

Чөнки А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы озак еллар илебезнең иминлеге сагын ныгытуга, Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көчен арттыруга, шулай ук, районыбыз һәм республикабызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте һәм кертүен уңышлы дәвам итә. Шулай итеп, Яшел Үзән шәһәре корабеллары, ватаныбыз суднолар төзү тарихында зур урын алып тора.

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә Корабль төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә багыш­ланган тантаналы чаралар узды.
Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесенең корабль төзү идарәсе җитәкчесе Ильяс Шиһапов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрыурынбасары Родион Карпов, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Бу көнне 22800 проектының кече ракета корабын суга төшерү тантанасы үтте. Аның проекты Санкт-Петербург шәһәренең «Алмаз» үзәк диңгез конструкторлык бюросы тарафыннан эшләнгән. Һәм аңа Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующиеның боерыгы белән «Туча» исеме бирелгән.

Завод хезмәткәрләрен һәм кунакларны Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесенең корабль төзү идарәсе җитәкчесе Ильяс Шиһапов котлады:

– Хәрби-Диңгез флоты өчен мөһим көн, чираттагы серияле кече ракета корабын суга төшерәбез. Корабль, хөрмәтле заводлылар, сезнең тырыш, алтын кулларыгыз белән төзелгән. Ул югары төгәллектәге корал комп­лексы белән җиһазландырылган һәм үзенең югары нәтиҗәлелеген төрле операцияләр барышында раслады, хәрби бурычларны үти. Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек, бәхет, тынгысыз эшегездә уңышлар телим.


Әлбәттә, бәйрәм көнендә иң беренчеләрдән булып, Россия флоты өчен кораблар, суднолар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ел нәтиҗәләре буенча уңышка ирешкән хезмәткәрләрнең фотолары заводның мактау тактасында торачак. Бүләкләнүчеләр арасында 6нчы цехның 5нче разрядлы бакырчысы Фаил Шиһапов та бар.

Заводта 12 ел, хезмәтемне яратып башкарам. Һәм эшемне югары дәрәҗәдә бәяләгәннәре өчен җитәкчелеккә чын күңелемнән рәхмәтлемен. Мин заводта эшләвем белән горурланам! – ди ул.
 

Бәйрәм вакыйгалары, предприятиенең җыелма командасы һәм 21631 проектының «Наро-Фоминск» кече ракета корабы экипажы арасында иптәшләрчә футбол матчы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев