Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бабасын кыйнарга да сорап тормыйлар

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1089 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 798е – шәһәрдән, 291е – районнан. 394 кешене дәваханәгә китергәннәр. 291е – шәһәрдән, 103е – районнан.

Карамалы Тауның Ленин урамында 34 яшьлек исерек ирнең башына балта белән сукканнар. Аны баш мие җәрәхәте белән, медиклар травматология бүлегенә китергән.


Шәһәрнең Ленин урамында йортның 3нче катыннан егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән 40 яшьлек ирне реанимациягә алып килгәннәр.


Осиновоның Мирная урамында күршесе кыйнаган 63 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән.


М.Хәсәнов урамында оныгы кыйнап, баш мие селкенгән 83 яшьлек картка медиклар ярдәме таләп ителгән. Бабасына кул күтәрергә ничек батырчылык итте икән бу адәм актыгы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев