Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Азрак табабыз, күбрәк үләбез: Яшел Үзән ЗАГСы 2020 елда туй һәм аерылышулар статистикасын бастырды

Пандемия тормышның барлык өлкәләренә йогынты ясады. ЗАГСның җитәкчесе Мәрьям Яковлева хәбәр иткәнчә, Яшел Үзән халкының пандемия аркасында аерылыша башлавы һәм моның үзизоляцияләүгә бәйле булуы турындагы мәгълүмат юк.

Әмма узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда Яшел Үзән районында никах өзелү саны хәтта кимегән: 2020 елда 437 аерылышу, ә 2019 елда 446 (бу һәм алдагы саннар беренче ноябрьгә бирелгән).

Әмма шушы урында уңай статистика тәмамлана, калган күрсәткечләр борчу тудыра.

Шулай итеп, ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, мөгаен, пандемия белән бәйле вәзгыять аркасында (социаль сораштыру үткәрелмәгән), ЯҮМРда никахлар саны шактый кимегән. Узган ел 672 акт теркәлгән булса, быел 495, кимү 26,3 процент тәшкил итә! Туучылар саны да кимегән: узган ел ун айда Яшел Үзәндә 1038 бала дөньяга килсә, агымдагы елда 891 бала, кимү - 14,2 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев