Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Азнакайда балалар бакчасы хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән рәхимсез мөгамәлә кылган өчен эштән азат ителгән.

Исегезгә төшерәбез, “Йолдызчык” 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең берсенең әнисе Светлана Мәҗитова балалар бакчасы мөдире Римма Усмановага тәрбияченең бала белән тупас мөгамәләсенә шикаять белән мөрәҗәгать итә.

Мөрәҗәгать факты буенча мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе хезмәт тикшерүе буенча комиссия төзегән. Нәтиҗәдә, гаепле тәрбиячеләр һәм кече тәрбияче эштән азат ителгән. Алар урынына яңа хезмәткәрләр билгеләнгән.

Ата-аналар соравы буенча 1 ноябрьдә ике төркемдә видеокүзәтү урнаштырылган. «Уку елы ахырына кадәр видеокүзәтү балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә урнаштырылачак. Римма Усманова үз теләге белән эштән китте, - дип аңлатты мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев