Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айрат Ханбиков: «Коллектив һөнәри бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый»

10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне, милициянең 100 еллыгы һәм Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оешуга 85 ел тулу уңаеннан Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков белән әңгәмәгә чакырабыз.

– Айрат Равилович, Сезнең Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә җитәкче булып килүегезгә 2 ел вакыт узды. Хәзер шәһәр һәм шул исәптән  Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре турында нәрсә әйтә аласыз?
– Әйе, шәхси состав белән танышу өчен вакыт  җитәрлек булды. Тулаем алганда, шуны әйтә алам, безнең коллектив профессионализмын, эшкә сәләтле һәм республика Эчке эшләр министрлыгы куйган бурычны үтәрлек дәрәҗәдә һәм шулай ук муниципалитет белән җирле үзидарә органнарына ярдәм итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Бүлек хезмәткәрләре  быел хезмәт бурычларын намуслы үтәгән,  җинаятьләр ачкан өчен  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы  һәм Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге  тарафыннан бүләкләнде, болар – хезмәткәрләрнең профессионализмын тану.
– Айрат Равилович, яшьләр полициягә теләп киләме? Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә кадрлар проблемасы белән ничек?
– Кадрлар дефициты булмаса да, без урта һәм югары белем алган, армиядә хезмәт итеп кайткан  яшьләрнең кандидатурасын карарга әзер. Эчке эшләр органнарында эшләргә теләге булган, кешеләргә ярдәм итәргә әзер торган, законны санга суккан кешеләр генә эшләргә тиеш дип исәплим. Безгә талантлы яшьләр килә – алар, кагыйдә буларак, максатчан, бик тәртипле һәм белемле кешеләр һәм бу эчке эшләр органнарының хезмәткәрләргә куела торган төп таләбе.
Асылда исә, полицейский ял иткәндә дә хезмәтен дәвам итә. Аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тревога буенча чакыртырга мөмкиннәр. Полициянең бөтен эше гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт  мәнфәгатен яклауга юнәлтелгән.
– Коллектив һөнәри бәйрәмне нинди нәтиҗәләр белән каршылый?
– Район территориясендә оператив хәл тотрыклы булып калуын дәвам итә. Теркәлгән җинаятьләр, шул исәптән  авыр һәм бик авыр җинаятьләр кимеде, ә ачылган җинаятьләр саны артты. Бер меңнән артык законсыз гамәл кылуда гаепләнгән затлар ачыкланды. Үтерүләрне, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу фактларын, көчләүләрне, талаулар һәм юлбасарлыкларны ачуда максималь нәтиҗәгә ирештек. Урлаулар һәм транспорт чараларын урлап алып китүләрне ачыклау  буенча нәтиҗәләр яхшырды. Җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында җинаятьчелек кимеде. Сис­темалы профилактик эш алып бару сәбәпле исерек килеш җинаятьләр кылу очраклары  азайды.
Ведомство бәяләүләре буенча  башка районнар белән чагыштырганда бездә дознание, икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш, полициянең участок уполномоченныйлары һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәләре әйбәт нәтиҗәләргә иреште.
– Айрат Равилович,  һөнәри бәйрәм уңаеннан бүлек хезмәткәрләренә нинди теләкләр җиткерәсез?
– Без көн саен ярдәм таләп ителгән зыян күрүчеләр белән генә түгел, ә закон бозучылар белән дә эшлибез. Иң мөһиме – эшне  гадәти эшкә әйләндермәү, кешеләргә карата мөнәсәбәтне бозмау, бөтен көчеңне биреп эшләү һәм чит кешеләр бәласенә  битараф калмау.  Эштә  без һәрвакыт игътибарлы гражданнар  ярдәменә исәп тотабыз.  Халык ышанычын аклау һәм аны үз дәрәҗәсендә тоту өчен  һәркемнең проблемасына  игътибарлы булу һәм иң мөһиме – грамоталы һәм профессиональ эш.
Совет милициясенең 100 еллыгы һәм Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оешуга 85 ел тулу уңаеннан ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Алар  яшь  хезмәткәрләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә, бай тәҗрибәләре һәм хезмәт традиция­ләре белән уртаклаша.
Шәхси составка, хезмәткәрләрнең гаиләләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри уңышлар телим.  

Лилиана Куликова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: